Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкның Сембер хәбәрчесе Айрат Ибраһим вафат


Айрат Ибраһим (1936-2019)

18 апрель танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык радиосы хәбәрчесе Айрат Ибраһим 83 яшендә Сембер шәһәрендә вафат булды.

"Март урталарында аяклары йөрмәс булды, соңгы ике атнада ятып торды дип сөйләде Азатлыкка аның кызы Ләйлә ханым. Айрат Ибраһим Ульян өлкәсенең Кызыл Су (Татурайкино) авылында 19 апрельдә җирләнәчәк. Бу аның җәмәгате Әминә Ибраһимованың туган авылы, Әминә ханым үзе дә шунда җирләнгән.

Ләйлә ханым сүзләренчә, Айрат Ибраһим хатыны вафатын авыр кичергән, бөтен эшләрне ташлаган, чараларда актив катнашмый башлаган. Әминә ханымның үлеменә былтыр декабрьдә җиде ел булган.

"Күпне күрде, күп әйбер калдырды, тормышны, кешеләрне яратты, ләкин әнинең үлемен күтәрә алмады", дип сөйләде Ләйлә ханым.

Айрат Ибраһимов 1936 елда Башкортстанның Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. 1988 елда ул Совет берлегендә беренче "Туган тел" дип аталган татар милли оешмасына нигез сала һәм дәүләт оешмаларында теркәтә. Айрат Ибраһим җитәкчелегендә "Туган тел" оешмасы, "Өмет" газеты, Ульян татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендәге "Чишмә" тапшыруы булдыруга ирешелә.

Айрат Ибраһим "Мәшһүр татар" исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне дә үз өстенә ала. Үз акчасына китаплар чыгара, тарата.

Ул шулай ук Азатлык радиосында даими хәбәрче булып эшли. Татарстан матбугатында еш кына аның мәкаләләре чыга.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG