Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нижнекамскнефтехим"дагы янгынга эләккәннәрнең икесе бик авыр хәлдә


"Нижнекамскнефтехим" заводы
"Нижнекамскнефтехим" заводы

19 апрель кичкендә "Нижнекамскнефтехим" заводындагы янгыннан 17 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Аларның 14-е хастаханәнең реанимация бүлегенә китерелгән. Ике кешенең хәле бик авыр диелә. Бүген иртән аларны очкыч белән Казанга китергәннәр.

Янгынга эләккән тагын ике кешене бүген машина белән Казанга китерергә җыеналар.

Янгын 26 минутта сүндерелгән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге белдерүенчә, әйләнә-тирә мохитка куркыныч янамый.

XS
SM
MD
LG