Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда юл казасында 11 кеше һәлак булды


20 апрельдә Казакъстанның көньягындагы Жамбыл өлкәсендә Алматы-Ташкент юлында каза нәтиҗәсендә кимендә 11 кеше һәлак булды.

Хәбәрләргә караганда, автобус җиңел машина белән бәрелгән һәм әйләнеп юл кырыена төшкән. Каза урынында сигез кеше һәлак булган, тагын өч кешенең гомере хастаханәдә өзелгән. Барлыгы 32 кеше хастаханәгә салынган.

Каза урынында тикшерү һәм гаеплеләрне ачыклау эшләре бара.

XS
SM
MD
LG