Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Украина президентын сайлауда Порошенкога тавыш бирүен белдерде


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Киевта тавыш биргән Кырымтатар җитәкчесе Җәмилев Владимир Зеленскийны кырымтатарлар язмышы турындагы сорауларга ачык җавап бирмәүдә гаепләде.

21 апрельдә Украина президентын сайлауның икенче турында Киевта тавыш бирергә кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев бер яшьләк оныгы белән килде. Кырымтатар мәҗлесе президент Петр Порошенко өчен тавыш бирергә чакырды диде ул.

"Прямый" украин телеканалында журналистлар соравына җавап биреп Җәмилев президентлыкка намзәт Владимир Зеленский Украина конституциясенә Кырым автономиясе турында үзгәрешләрне кертүгә бәйле сорауга "кырымтатарларның тәрәккыяте өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш" дигән сүзләр белән генә чикләнде, конкрет җавап бирмәде", диде Җамилев.

"Кәефем борчулы, чөнки без аның ни эшләячәген, кем тәэсирендә булачагын белмибез. Украин халкы уйлап тавыш бирер дип өметләнәм, ләкин кем сайланса да, без демократик илдә яшибез. Күптән түгел Украина Югары радасы Конституциягә Украинаның евроинтеграция, НАТОга кушылу юлыннан баруы хакында үзгәрешләр керткән иде", диде Җәмилев.

Җәмилев Зеленскийга кырымтатарлар белән бәйле биш сорау юллаган иде.

"Без беренче турда президентлыкка намзәтләрнең програмнарын өйрәндек һәм Мәҗлес Петр Порошенко өчен тавыш бирергә дип карар итте. Бу - Мәҗлеснең уртак карары. 2014 елда да без Порошенконы якладык, аның өчен 54 процент сайлаучы тавыш биргән иде", диде Җәмилев.

"Соңга калсак та, әлбәттә, украиннар, урыслар, башка этносларның хокукларын да тәэмин итеп, Кырымда кырымтатарларның милли автономиясен барлыкка китерү кирәклеген аңладык", дигән иде Порошенко 2017 елда. Шуннан соң Конституцион комиссия оештырган эшче төркем бу юнәлештә эшкә кереште.

Украина президенты сайлавының 31 мартта узган беренче турында икенче турга президент Петр Порошенко һәм комик, актер Владимир Зеленский чыкты. 19 апрель Киевның Олимпийский стадионында алар арасында гайре рәсми дебат узды, Украинаның иҗтимагый телеканалында үзәк сайлау комиссиясе оештырган рәсми дебатка Зеленский килмәде, Порошенко үзе генә ясап, тамашачыларның онлайн режимда бирелгән сорауларына җавап бирде.

XS
SM
MD
LG