Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хосусый йортта янгын чыгып алты кеше һәлак булды


Казанда янгын булган йорт
Казанда янгын булган йорт

Казандагы бер хосусый йортта янгын чыгып, алты кешедән торган гаилә һәлак булды. Аларның өчесе - балалар.

Казанның Авиатөзелеш районында дүшәмбегә каршы төндә хосусый йортта янгын чыгып, алты кешедән торган гаилә - 64 яшьлек йорт хуҗасы, аның 36 яшьлек кызы һәм 34 яшьлек кияве, 11 һәм 9 яшьлек малайлар, 9 айлык кыз һәлак булды.

Янгын турында хәбәр 21 апрель төнге 23:33-дә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт инде дөрләп янган була дип белдерелә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе сайтында.

Янгын мәйданы 100 дүрткел метр тәшкил иткән, ул төнге беренче яртыларда сүндерелә. Алты кешенең мәете табыла.

Янгын сүндерүдә 46 кеше һәм 13 берәмлек техника катнашкан, фаҗига урынына коткару хезмәтләре җитәкчелеге дә килгән.

Янгынның төрле ихтимал сәбәпләре карала, электр белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG