Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри-Ланкада шартлауларда һәлак булучылар саны 290га җитте


Негомбо шәһәрендә шартлаудан соң, Шри-Ланка, 21 апрель.

Террор гамәлләре өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады, илдә комендант сәгате кертелде, социаль челтәрләргә керү чикләнде.

Шри-Ланкада 21 апрельдә булган сигез шартлауда кимендә 290 кеше һәлак булган, 500ләп кеше яраланган. Бу хакта полициягә сылтанып Reuters хәбәр итә.

Корбаннар арасында 35 чит ил кешесе, шул исәптән АКШ һәм Британия ватандашлары бар диелә. Русия илчелеге мәгълүматына караганда, исемлектә русияләр юк.

Шри-Ланка полициясе шартлаулар оештыруга кагылышы булуда шикләнеп 24 кешене тоткарлаган дип хәбәр итә җирле News First телеканалы.

Террор гамәле өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

Ил хакимияте комендант сәгате кертте һәм социаль челтәрләргә керүне чикләде. Бу чараларның кайчанга кадәр сузылуы хәбәр ителми.

  • Шри-Ланкада 21 апрель иртәсендә, Олы көн якшәмбесе вакытында чиркәүләрдә һәм кунакханәләрдә алты шартлау булды. Соңрак Коломбода тагын ике бомба шартлады.
  • Христианнар Шри-Ланка халкының җиде процентын тәшкил итә. Ил халкының 70 процентты - будда, 12 проценты - индуизм дине тота, 9 проценты - мөселманнар.
  • Һөҗүмнәре дөнья илләре җитәкчеләре, шул исәптән АКШ президенты Дональд Трамп, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган хөкем итте.
XS
SM
MD
LG