Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хатын-кызлар оешмаларының дини оешмалар белән бәйләнеше юкка чыкты"


Узган атнада Казанда узган татар хатын-кызлары җыеныннан соң журналист, Төмәндәге "Ак калфак" оешмасының элекке җитәкчесе Бибинур Сабирова Азатлыкка үзегең уйлануларын язып җибәрде.

"Татар хатын-кызы урыны кайда, өйдәме, сәясәттәме?" дигән язмада татар хатын-кызлары корылтае карарлары ачылып бирелмәгән, бирелгән кадәресе мине, Төмән өлкәсе "Ак калфагы"н озак еллар җитәкләгән хезмәт ветеранын, тирән уйларга салды.

Гөлтән Бәдретдин дөрес әйтә, бүген хатын-кыз өйдә генә утырмый, утыра алмый. Минем исә сәясәттән читтә кала алмый дип тә өстисем килә.

Илнар Зиннәтуллин корылтай кадәр корылтайда баланы ир итеп ана тәрбияләргә тиеш дип әйтүе белән атаның бала тәрбиясендәге ролен инкарь итә. Аның фикере белән килешеп булмый. Үз тәҗрибәбезгә таянып та Илдар хәзрәт фикеренә каршы чыгам.

Берничә еллар элек Төмән өлкәсе "Ак калфак" оешмасы төрле номинацияләрдә "Ана даны" фестивален үткәргәннән соң, "Минем әтием – иң әйбәт әти" дигән темага Галимҗан Бикмуллин җитәкләгән өлкә мөселманнары диния нәзарәте белән берлектә бәйге үткәрде. Балалар үзләре, бирелгән сорауларга таянып, татар гаиләсендә әти нинди булырга тиешлеген ачып күрсәттеләр: гаиләнең матди нигезен тәэмин итә, гаиләне ныгыта белә, балаларны сау-сәламәт иҗади шәхес, иманлы милләт баласы итеп тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыра, хатынын, баларын бәхетле итә, үзе балалары өчен, бигрәк тә уллары өчен үрнәк булып тора. Әтиләренең менә шундый шәхес булуларын балалар конкрет мисалларда күрсәткән язмаларын комиссиягә җиткерделәр, өлкә үзәгендә гаиләләр катнашы белән йомгак кичә үткәрелде. Гаиләдә бала тәрбияләүдә ата белән ана икесе дә бер дәрәҗәдә җаваплы, тик бу бурычны үтәүдә һәркайсының үз үзенчәлеге барлыгын халкыбыз тәҗрибәсенә таянып күрсәтергә тырыштык, яңа нәрсә дә уйлап чыгармадык. Якташларыбыз бик җылы кабул итте ул чараны.

Хатын-кыз менә дигән җитәкче, сәясәтче дә бүгенге көндә. Бер генә мисал: 90-нчы елларда Төмәндә ирләр җитәкләгән завод-фабрикалар эшләрен туктатканда фанера заводын хезмәттәшләре баш җитәкче итеп сайлап куйган татар хатыны саклап калды, ул төзегән, заманча иң югары техника белән җиһазлаган яңа зур фанера заводы үзенең югары сыйфатлы продукциясе белән безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә танылды.

Бервакыт мин аннан "Әлмирә, шулкадәр зур күләмле сәнәгать эшеңдә син үзеңне мөселман хатын-кызы итеп сизәсеңме?", дип сорадым. "Сизмичә! Мөселман гаиләсендә алган тәрбиям кеше арасында үземне тотышымда да чагыла. Мин башкалар кебек, югары идарә ишекләрен тибеп керә белмим, башка сыйфатларым белән алдырам", дип җавап биргән иде Әлмирә Кәримова. Ул җәмәгать эшлеклесе, иганәче булды. Шулай ук ул "Ак калфак" оешмасының да төп меценаты иде. Улы белән оныгын да тәрбияләде. Безнең төбәктә милли үсешкә үзләреннән лаеклы өлеш керткән гаилә җанлы хатын-кызларны санап бетерү дә мөмкин түгел.

Дөнья татар конгрессы, аның канаты астындагы бөтентатар "Ак калфак" оешмасы белән тыгыз элемтәдә эшләү безгә көч-куәт, дәрт, яңа идеяләр биреп торды. Без, татар гаиләсенең рухи нигезе дин булуын танып, диния нәзарәте белән өзлексез рәвештә бергәләп эшләдек. Корылтайда Фәүзия Бәйрәмова хатын-кызлар хәрәкәтенең дингә таянып хәрәкәт итәргә тиешлегенә басым ясап дөрес эшләгән.

Ни кызганыч, соңгы елларда яшьләр җитәкчелегендәге төбәк "Ак калфак" оешмасының бөтентатар "Ак калфак" берлеге белән элемтәсе, аның төбәк оешмасына йогынтысы матур милли киемнәрдә Казанга хатын-кызлар җыеннарына барып кайтудан гына гыйбарәт булып калды. Хатын-кызлар оешмаларының дини оешмалар белән бәйләнеше бездә генә түгел, Казанда да юкка чыкты бугай. Дини оешмалар хәзер андый бергәлеккә һич омтылмый, үз кысаларында гына эшләргә тырыша.

Торгызылсын иде "Ак калфак"ның уңышлы эшләгән еллардагы традицияләре. Хатын-кызлар хәрәкәтенең үткән юлларын халык сагына.

Бибинур Сабирова
журналист, җәмәгать эшлеклесе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG