Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина сайлавы: менә сиңа тамаша!


Украинаның киләчәк президенты Владимир Зеленский сайлауда җиңүен бәйрәм итә
Украинаның киләчәк президенты Владимир Зеленский сайлауда җиңүен бәйрәм итә

Русиядә сайлаулар булмаганга күрә, русияләр Украинадагы сайлау алды кампаниясен, президент кәнәфие өчен көрәшне, тавыш бирүне кызыксынып күзәтте. Демократия безгә дә килеп җитмәсме дигән өмет турында публицист Ркаил Зәйдулланың язмасын тәкъдим итәбез.

Без инде Украинадагы сәяси вазгыятьне Русиянекенә караганда яхшырак беләбез. Хәер, Русиякен беләсе дә юк, Ремаркның атаклы романындагы кебек. Шуңа да Мәскәү телевидениесенең үзәк каналларында, кайсын ачма, Украина хәлләре турында гәп саталар. Инде күрше илнең урта кул түрәләренә кадәр исемләп таныйбыз. Ә алардагы әле генә үткән президент сайлавы, гомумән, безнең өчен иң төп сәяси вакыйгага әйләнде. Ике тур булды бит. Сөйләр өчен коткы таратучыларга монда азык хәттин ашты...

Үзебездәге президент сайлауларына безнең ис тә китми. Чөнки аның кем буласын без ун ел алдан белеп торабыз. Борыны да кипмәгән баладан сора – әйтә дә бирә. Күрәзәчеләр дә, сәяси технологлар да кирәкми. Ләкин бит бездә дә демократия санала. Шуңа күрә, бернинди шанс булмаса да, әлеге югары урынга омтылучы башка берәүләр кирәк. Инде бу рольне дистә еллар дәвамында уйнаучы Зюганов белән Жириновский да ардылар шикелле. Шуңа күрә кайдандыр коммунист дип аталучы миллионер Грудининнарны, шоумен Ксения Собчакларны билгеләделәр. Әмма спектакль никадәр яхшы куелмасын, финалын алдан белеп торсаң, аның барыбер кызыгы юк.

Ә Украинада?! Менә сиңа тамаша! Ил башы булырга теләүчеләрнең саны йөздән артып китте. Арада Юлия Тимошенко кебек туйдырып бетергәннәре дә, Владимир Зеленский кебек танылган артистлар да бар иде. Соңгысының җиңеп чыгасын кем генә фараз итте икән?!

Вәгъдәләрен үтәрме-юкмы, анысы инде бүтән мәсьәлә

Әлбәттә, бу хәбәрне ишеткәч, иң беренче булып заманында АКШ президенты сайлауларында җиңеп чыккан Рональд Рейган хәтергә килде. Без университетта укыган чак иде. Хәрби кафедра полковнигы Харченконың аны “Һолливуд клоуны” дип сүгүе әле дә исемдә. Гәрчә Рейган күбрәк ковбойларны уйнаган булса кирәк. Аның бәдәне дә шуңа килеп тора иде. Менә Зеленский чыннан да комик. Гәүдәсе дә җыйнак. Һәр халыкның үз зәвыгы. Шулай да меңнәрчә халыкны үз ягына аудару куәсе, вәгъдәләр бирү сәләте ягыннан һич тә Рейганнан калышмый. Терекөмеш! Вәгъдәләрен үтәрме-юкмы, анысы инде бүтән мәсьәлә.

Кыяфәте, йөз чалымнары белән мин аны башкорт биюләрен яратучы үз комигыбыз Данир Сабировка охшаттым. Соңгы вакытта ул да киң танылуга иреште. Әллә кайларга үрелмичә генә ул да Татарстан президенты сайлауларында катнаша алыр иде. Җиңеп чыгуы да ихтимал. Безнең халык та шамакайларны ярата, аларның үткен сүзен шаркылдый-шаркылдый тыңлый. Без украиннардан кимме? Әнә Зеленский мәйданда халыктан тезләнеп гафу үтенде. Петр Порошенконы да мәҗбүр итте хәтта! Тегесе гафу үтенергә бик өйрәнмәгән – халыкка арты белән чүгәләп, бик авырлык белән бөгелеп, Украина байрагын ирененә китерде. Шунда ук аңлашылды – бу җиңеләчәк... Җиңел сөякле түгел, өстәвенә килештереп гафу да үтенә белми.

Данир президент булса, башкорт корылтаен даими кунакка чакырырбыз

Данирның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе бар. Ул бит үз халкыннан түгел, башкортлардан кичерү сорады, диярсез. Югыйсә татар биюенә дә пародия ясаган иде... Соң... без бит үпкәли белмибез. Кем бездән гафу үтенсен?! Тик юлын табарбыз. Данир президент булса, башкорт корылтаен даими кунакка чакырырбыз. Алар үпкәләргә сәбәп таба торыр, Данир гафу үтенер.

Мәскәү Украинаны гел “фашистик”дип сүкте, “бандерачылар” дип хурлады, “хунта” дип хакимиятләрен мәсхәрә итте. Белмим, барып караганым юк. Без бит телевизорга ышана торган халык. Хәзер уйлап ятам: фашизм хөкем сөргән дәүләттә чыгышы белән яһүд булган кешене президент итеп сайлыйлар икән, ул нинди фашизм була?

Нәтиҗәләр тәмам булганчы, инде җиңелүе ачыклангач, Петр Порошенко көндәше Владимир Зеленскийны җиңүе белән котлады. Сайлау дөрес булмады, көндәш файдасына ялган бюллетеньне йөз меңләп ташладылар, дип белдерүләр ясамады. Дөрес эшләде, егетләрчә. Чөнки Украина шартларында бу бик көлке булыр иде.

Ләкин без бит бүтән шартларда яшибез. Ниндидер бер артистның, сәясәт зубрларын җиңеп, ил президенты булуына һич ышанасы килми, шайтан алгыры!

Ркаил Зәйдулла
язучы, публицист

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG