Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор "Адмирал" янгынында төп гаепләнүчегә 15 елга якын колония җәзасы сорады


"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын
"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын

Казанның "Адмирал" сәүдәге үзәгендә чыккан янгын белән бәйле җинаять эше нигезендә гаепләнүчеләргә прокурор җәмгысе 90 елдан артык төрмә җәзасы сорый.

Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсендә дәүләт гаепләүчесе Ольга Зарипова "Адмирал" эше нигезендә гаепләнүчеләрне озак елларга ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы сорады. Бу хакта "Бизнес онлайн" яза.

"Заря" оешмасы җитәкчесе һәм "Адмирал"ны арендага алып торучы Гусейн Гахрамановка прокурор 14 ел 10 ай ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Аның урынбасарлары Гульгусейн Наджафовка 14 ел 6 ай гомум тәртипле колония, Николай Каекинга 14 ел кырыс тәртипле колония соралды.

"АС Менеджмент" җитәкчесе Роберт Хәйруллинны тугыз ярым елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Татарстанның дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгече Галия Исаевага вәкаләтләре кысаларыннан чыгу маддәсе нигезендә алты ел ирегеннән мәхрүм итү һәм өч ел дәвамында аерым вазифаларда эшләүне тыю соралды. Шул ук маддә нигезендә мәхкәмә тәфтишләренең (пристав) районара бүлеге җиткәчесе Жанна Алпаровага җиде ел ирегеннән мәхрүм итү һәм өч ел дәвамында аерым вазифаларда эшләүне тыю соралды. Элекке тәфтиш Минзилә Сафина дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Сәүдә үзәге түбәсен төзекләндергән биш кешегә дүрт ярым елдан алты ярым елга кадәр төрмә җәзасы соралды. Алар төзелеш вакытында иминлек кагыйдәләрен бозуда гаепләнә.

2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын 1,5 млрд сумлык матди зыян салды дип белдерелде. Каза күрүчеләр, моннан тыш, рухи зыян өчен 11,27 млрд сум таләп итте.

XS
SM
MD
LG