Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт шагыйре Равил Бикбай вафат


Равил Бикбай
Равил Бикбай

Мәрхүм Уфаның мөселман зиратына җирләнәчәк. Соңгы юлга озату 25 апрель Башкортстан парламенты бинасында узачак.

23 апрель Башкортстанның халык шагыйре, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбай вафат булды. Узган ел 80 яшьлек юбилеен үзе оештырып уздырганнан соң Бикбай авырып киткән иде.

Равил Бикбай 1938 елның 12 декабрендә Оренбур өлкәсенең Покров районы Үрге Кунакбай авылында туа. 1945 елда әтисе вафатыннан соң күрше Габдрафыйк авылындагы туганнарына күчеп китә. Шушы авылда 1953 елда җиде елык мәктәптә укыганнан соң Ак-Булак педагогия училищесын, аннан Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Совет берлеге фәннәр академиясенең Уфадагы тарих, тел һәм әдәбият институты каршында аспирантура тәмамлап шунда эшкә кала. 1966 елда кандидатлык, 1996 елда докторлык диссертациясе яклый. 1995-2011 елларда Башкортстан язучылар берлеге идарәсен җитәкли. 2008-2013 елларда Башкортстан дәүләт җыелышы-Корылтайда Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе була.

Әдәби иҗат белән студент елларыннан шөгыльләнә. Матбугатта 1957 елда күренә башлый. "Дала офыклары” исемле беренче китабы 1964 елда нәшер ителә. "Автобиография" дигән китабы өчен 1970 елда Сәләм Галимов исемендәге республика премиясен ала. Аннан соң Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Рәми Гарипов һәм Зәйнәб Биишева исемендәге әдәби премияләр лауреаты була. Ул Башкортстан республикасы һимны авторларының да берсе.

Равил Бикбай әдәби иҗат эшен фән белән бергә алып бара. Ул Шәехзадә Бабич иҗатын өйрәнеп, "Шәехзадә Бабич: тормышы һәм иҗаты" исемле китап, шушы ук шагыйрьгә багышланган монография һәм бик күп мәкаләләр бастырып чыгара. Шигърият теориясе мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.

Башкортстан фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, илледән артык китап авторы Равил Бикбайның шигырьләре, урыс һәм татар теленән тыш, төрек, алман, украин, казакъ, якут, каракалпак, алтай һәм башка күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән.

XS
SM
MD
LG