Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе Гөлназ Равиловага мәҗбүри эш хөкемен гамәлдә калдырды


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Казанда урам чарасы уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләнгән һәм 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән активист Гөлназ Равилованың эше Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралды.

Республиканың югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган карарны гамәлдә калдырды, Гөлназ Равилованың аппеляция шикаяте канәгатьләндерелмәде. Бу хакта "Правозащита Открытки" юристы Эльза Нисанбекова хәбәр итте.

Равилованы узган ел 12 декабрь Русия Конституциясе көнендә оештырылган сәяси чарада катнашкан өчен тоткарлап, беркетмә төзегәннәр иде. Аны бу чараны уздыру алдыннан хакимият оешмаларына алдан хәбәр итмәү кагыйдәсен бозуда гаепләделәр.

14 февраль әлеге эш Вахитов районы мәхкәмәсендә каралды. Утырышта Гөлназ бу гаепне танымавы хакында белдерде. Активист сүзләренчә, беркетмә аннан башка гына тутырылган.

"Ачык Русия" хәрәкәте активистлары Равилова һәм Дмитрий Егоров 12 декабрь Татарстан парламенты, югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

Моңа кадәр Вахитов районы мәхкәмәсе Егоровны да гаепле дип тапты һәм 12 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG