Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Росмолодежь тәкъдиме белән республикада Яшьләр хөкүмәте төзү турындагы карар имзалады. Бу республика хөкүмәте каршында киңәшмә һәм консультатив оешма булачак һәм иҗтимагый оешма шартларында эшләячәк. Шулай да аның өч кешедән торган сайлап куелган идарәсе булачак, алар "Республика волонтер хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү үзәге"нең бер бүлеге булачак диелә.
Яшьләр хөкүмәте әгъзасы республикада даими яшүче, муниципаль һәм дәүләт хезмәтендә тормаучы, бәйгене уңышлы узучы 18-30 яшьлек кеше була ала. Бәйгене яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы уздырачак. Әгъза булырга теләүчеләр язма рәвештә проектлар тәкъдим итәргә һәм телдән әңгәмә узарга тиеш.
Яшьләр хөкүмәтенә патриотик тәрбия бирү, идарә итүче кадрлар әзерләү програмы кысаларында лидерларны ачыклау, яшь кешеләрнең республикадан китүен киметүче програмнар әзерләү бурычлары куела.