Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары радасы украин телен илдә бердәнбер дәүләт теле итеп танучы канун чыгарды


Рада каршында канунны яклау чарасы
Рада каршында канунны яклау чарасы

Канун украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Шәхси сөйләшүләр һәм дини йолаларга бу кагылмый.

Украина Югары радасы икенче һәм соңгы укылышта "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" дип аталган канун кабул итте. Бу хакта украин басмалары яза.

Украина президенты Петр Порошенко элегрәк бу канун өлгесен имзалаячагы турында белдергән иде.

  • Документ илдә украин теленең бердәнбер дәүләт теле булуын күз уңында тота, ә аны куллануны чикләргә омтылучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш булачак.
  • Канун өлгесе украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Шәхси сөйләшүләр һәм дини йолаларга чикләү юк.
  • Документка ярашлы, украин телен бөтен дәүләт хезмәткәрләре, хөкемдарлар, мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре белергә тиеш. Дәүләт оешмалары утырышлары украин телендә, һичьюгы, украин теленә синхрон тәрҗемә белән уздырылырга тиеш диелә.
  • Газет һәм журналлар башка телләрдә басыла ала, әмма аларның украин телендәге версияләре дә булу зарур. Китапханәләрдә, китап кибетләрендә һәм газет киоскларында басмаларның 50 проценты украин телендә булу таләп ителә.
  • Документта кырым татарлары, башка асаба халыкларның һәм милли азчылыкларның телләрен куллану аерым канун белән көйләнәчәк дип тә белдерелә. Аны депутатлар ярты елдан соң караячак.

Канунга каршы "Оппозиция блогы" фракциясе чыкты. Аның вәкилләре документ илне тел принцибы нигезендә икегә бүлә дип белдерде.

Күптән түгел Украин президенты булып сайланган Владимир Зеленский башта канун өлгесен яхшылап өйрәнергә кирәк, аннан соң гына бәя биреп булачак ди. Президент буларак ул украин телен яклаячагы турында белдерде. Зеленскийның туган теле - урыс теле, әмма ул украин телен дә белә.

Канун Зеленскийның инаугурациясенә кадәр гамәлгә керер дип көтелә.

Украина Конституциясе украин теленең дәүләт теле булуын күз уңында тота. Шул ук вакытта ул урыс теле һәм милли азчылыклар телләрен яклауны да гарантияли.

2017 елда Прошенко украин телен яклаучы "Мәгариф турында" канунны да имзалаган иде. Канунга ярашлы, 2020 елдан Украина мәгариф системы тулысынча украин телле булачак. Аны кайбер илләр, шул исәптән Русия дә тәнкыйтьләп чыкты.

XS
SM
MD
LG