Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зайдулла һәм Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде


Ркаил Зайдулла һәм Клара Булатова
Ркаил Зайдулла һәм Клара Булатова

Тукай премиясе ияләре, шагыйрьләр Ркаил Зәйдуллага һәм Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде. Моны Азатлыкка Ркаил Зайдулла раслады.

Татарстан республикасы халык шагыйре исеме Татарстанның 2004 елгы кануны белән расланган. Бу мактаулы исемне кемгә бирәсен Татарстан президенты карар итә.

83 яшьлек шагыйрә Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туа. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлый. Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телевидениесендә эшли. 1960 еллардан иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә популяр җырлар язылган.

Татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, 57 яшьлек Ркаил Зәйдулла 1962 елның 23 гыйнварында Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Зәйдулланың аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, урыс һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

XS
SM
MD
LG