Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Тукайны искә алдылар


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

26 апрель Акмәчеттә Гаспринский исемендә китапхәнәдә Тукайны искә алдылар. Казан галиме Марсель Ибраһимов дәүләт теле буларак татар теленең Татарстанда киң кулланылырга тиешлеген җиткерде.

Бүген Акмәчеттә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов институт тарафыннан планлаштырылган "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты" өч томлыгының беренче томын тәкъдим итте.

"Бу беренче томга Габдулла Тукайның Җаекта яшәгән дәвере кертелде. 9 яшеннән туганнарында Җаекта яшәп тәрбияләнгән Тукай нәкъ монда шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, публицист буларак формалаша башлый. Монда ул Камил Мотыйгуллин белән татар гәзитләре чыгару проектларында катнаша. Без бу беренче томны татар һәм рус телендә гыйльми-популяр китап итеп чыгарырга булдык", диде Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, әләге көндә һәм киләчәктә дә Тукай миллиятнең символы, милли телнең символы булып калачак.

"Хәзер бу мәсьәлә, әлбәттә, бик актуаль, чөнки безне барыбызны да татар теленең мәсьәләсе борчый. Безнең татар булуыбызны хәзергә дөньяда нәрсә билгели дигәндә без, беренче чиратта, татар телебезне истә тотабыз. Икенчедән менә шундый бөек язучыларыбызның татар телен үстерүдә роле гаять зур.

Татар теле дәүләт теле буларак тик татар мәдәнияте белән чикләнергә тиеш түгел. Аның киләчәге татар теленең дәүләт статусы белән бәйле. Телебез тик әдәбияттагы тел булып калырга тиеш түгел. Ул рәсми оешмаларда, магариф системында кулланылырга тиеш һәм без аның киләчәге бу өлкәдә дә әйбәт булыр дип өметләнәбез. Безнең институтта татар һәм татар булмаган укучылар өчен төрле татар теле кулланмалары әзерләнә, ике телле элмә такталарны әзерлибез, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгыннан биш томын чыгардык.

Татар теленең төп мәсьәләсе аны чын мәгънәдә дәүләт теле итеп үстерү, аны дәүләт теле булып саклау”, диде Марсель Ибраһимов.

Чарада кырым галимәсе Нурия Кәрим кызы Эмирсуинова әтисе Кәрим Җаманклының сугыштан соң Кырымнан мәҗбүри китеп Татарстанда яшәве, Алабуга пединститутында эшләгәнен сөйләде. Әтисенең кырымтатар һәм татар язучылары белән элемтәдә торганыны сөйләп ике арада элек-электән булган элемтәләрне сакларга тиешбез диде.

Акмәчеттә узган чарада кырымтатар язучылары, Татар милли-мәдәни автономиянең вәкилләре катнашты. Марсель Ибраһимов Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов китапларын кырымтатар китапхәнәсенә бүләк итте.

XS
SM
MD
LG