Шри-Ланканың көнчыгышында террорчылыкта шикләнелгән бер төркем кешеләрне тоткарлау вакытында 15 кеше, шулар арасыннан алты бала һәлак булган. Җомга көнне кич полиция узган атна азагында утраудагы һөҗүмнәрдә шикле булучыларны табу өчен биналарны тикшергән дип яза News 1st дгән җирле басма. Шуннан биналарда ут ачылган, аннары шартлау булган.
Бинада 12 кеше мәете табылган. Аларның өчесен полиция террорчы-интихарчы дип саный. Моннан тыш тагын өч хатын-кыз һәм алты бала үлгән. Шулай ук атышлар барышында тагын өч кеше һәлак булган.
Шри-Ланкада 21 апрель иртәсендә, Олы көн якшәмбесе вакытында чиркәүләрдә һәм кунакханәләрдә алты шартлау булды. Соңрак Коломбода тагын ике бомба шартлады. Шри-Ланка хакимияте шартлаулар өчен җаваплылыкны җирле "Җәмәгать әт-Тәүхид әл-Ватани" җиһадчы төркеменә йөкләде. Террор гамәле өчен җаваплылык алуы турында шулай ук "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме (Русиядә тыелган) дә белдерде. Фаҗигадә 359 кеше һәлак булды.