Хатын-кызлар өчен әлеге исемдәге ифтар инде дүртенче ел рәттән уздырыла. Быелгысы катнашучылар саны ягыннан иң зурысы булачак.
"Башка елларда без аны «Туган авылым» комплексының ишегалдында чатырда уздыра идек, ләкин ул килергә теләгән кешеләрне сыйдыра алмый иде. Быел безнең "Fashion Iftar 2019" чарасына 500 кунак җыелачак. Быелгы чарада без әхлаклы мода турында сөйләшәчәкбез. Очрашуга стилистлар һәм яулык бәйләргә өйрәтүче осталар киләчәк, мөселман хатын-кызлары өчен күлмәкләр тегүче брендлар үз коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. Ифтарга килгән хатын-кызларның әлеге киемнәрне шунда ук сатып алырга мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, төрле бизәнү әйберләре, косметика сатылачак", диде Җәннәт Минһаҗева.
Ифтарга Чечня, Мәскәү, Сарытау һәм башка шәһәрләрдән кунаклар чакырылган. Чара “Казан Арена” стадионы бинасындагы рестораннарның берсендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр https://modestcovered.ru сәхифәсенә кереп, теркәлә ала.
25 майда шулай ук "Казан Арена"да VII республикакүләм ифтар да оештырыла. Узган елда республикакүләм ифтарны беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздырган иделәр. Бу чара Казан теннис академиясе бинасында узды, анда барлыгы 10 мең кеше катнашты. Әлеге ифтар Русия тарихында иң зур күләмле ифтар булды.