Якшәмбе көнне Вашингтон янында урнашкан паркта Tatar DC оешмасы тырышлыгы белән унынчы тапкыр Сабантуй бәйрәме үтте.
Бәйрәмгә җирле татарлар гына түгел, ә Пенсильвания, Мичиган, Нью-Йорк, Вирджиния, Нью-Джерси, Оһайо һәм башка штатлардан да милләттәшләр һәм аларның дуслары килде. Барлыгы 200ләп кеше җыелды.
Бәйрәм башында Татарстанның Вашингтондагы сәүдә вәкиле Роберт Галиуллин сәламләү сүзләрен әйтте. Шулай ук Русия илчелеге вәкиле чыгыш ясап, Русия география җәмгыяте белән берлектә Болгар тарихи тыюлыгында археологик казыну эшләрендә инглиз телен белүче волонтерлар булып эшләргә чакырды.
Бәйрәм "Туган тел" җырын күмәкләшеп җырлаудан башланып китте. Чараны елдагыча Америкада татар чараларын уздыручы Илмир Әхмәтҗанов алып барды. Сабыйлар да, олылар да аркан тартышты, капчык киеп узышты, кашыкка йомырка салып йөгерде.
Бәйрәмнең концерт өлешендә активистлар, килгән кунаклар заманча һәм борынгы татар җырларын башкарды. Вашингтонда яшәүче сабыйлар: Искәндәр һәм Сафия Кәрим Тукай шигырен сөйләде һәм "Ай, былбылым" җырын башаркарды. Ә Мичиганнан килгән Гөлшат ханым уллары Рәсүл һәм Даут белән "Ике әтәч" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
Ахырда бергәләп пылау ашадылар, чәй эчтеләр, киләсе Сабантуйда күрешергә вәгъдәләр биреп аерылыштылар.
Шул ук көнне Нью-Йорк татарлары оешмасының Куинс районында урнашкан бинасында бөек татар шагыйренең туган көненә багышлап Тукай кичәсе уздырдылар. Анда шигырьләр укыдылар, татар телен саклау мөһимлеге турында сөйләделәр.
Сабантуйны яз аенда уздырылуның һәм Тукай кичәсе белән бер көнгә туры килүнең сәбәбе - Ураза ае башланганчы җыелу теләге иде. 4 май кичендә татар оешмалары Рамазан ае башлануын билгеләп үтәчәк.