Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамо хәрби ныгытмасы башлыгы вазифасыннан җибәрелде


Гуантанамода АКШның хәрби ныгытмасы

Иң куркыныч террорчылар дин саналган тоткыннар утыручы төрмә урнашкан Гуантанамо хәрби базасы җитәкчесе Джон Рингны эшеннән алу карары март аенда башланган тикшерү нәтиҗәләре белән бәйле диелә.

Кубадагы Гуантанамо АКШ хәрби базасы җитәкчесе контр-адмирал Джон Ринг "җитәкчелек итү сәләтенә ышаныч югалту" сәбәпле, вазифасыннан җибәрелде. АКШ Кораллы көчләренең Төньяк идарәсе хәбәр итүенчә, Рингны эшеннән алу карары март аенда башланган тикшерү нәтиҗәләре белән бәйле. Башка төрле ачыклык кертелми.

Террорчылыкта гаепләнүчеләр өчен төзелгән махсус төрмә урнашкан Гунатанамо хәрби ныгытмасын Джон Ринг 2018 елның апреленнән җитәкли иде.

Гунтанамода махсус төрмә 2002 елда АКШ президенты Джордж Буш идарәсе вакытында төзелде. Дөньяның төрле урыннарында тоткарланган йөзләрчә кеше әлеге тоткарлау үзәгенә китереп ябыла иде. Хокук яклаучылар анда тотылучыларның хокуклары бозыла, алар азаплауларга дучар була дип даими белдереп килде.

2009 елда АКШ президенты Барак Обама төрмәне ябарга теләп, тоткарланучыларны ватаннарына, өченче илләргә яки АКШның башка төрмәләренә күчерү карары чыгарды. Гуантанамода берничә татар кешесе дә булды. Соңгы татар тоткыны, Әфганстаннан китерелеп, 14 елдан артык утырган Равил Минһаҗев ике ел элек иреккә чыгарылып Гарәп Әмирлекләренә тапшырылды.

2018 елның гыйнварында АКШның чираттагы президенты Дональд Трамп Гуантанамодагы хәрби тоткарлау үзәге эшчәнлеген дәвам итү турында фәрман имзалады. Шулай итеп Трамп Барак Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарын гамәлдән чыгарды. 2018 елның маеннан төрмәдә 40 тоткын утыра.

XS
SM
MD
LG