Accessibility links

SIPRI: Русиядә хәрби чыгымнар кимегән, Европада – арткан


Русиядә җитештерелгән Т-14 "Армата" танкы
Русиядә җитештерелгән Т-14 "Армата" танкы

Русия ике ел эчендә хәрби чыгымнарын 20 процентка киметкән һәм дөнья рейтингында алтынчы урынга төшкән. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада хәрби чыгымнар киресенчә арткан. Белгечләр моны Русия тарафыннан килгән куркынычлар белән бәйли.

Русия саклану өлкәсенә бүленгән чыгымнар күләме белән 2006 елдан бирле беренче тапкыр дөньяда лидерлар рәтеннән төшеп калган. Стокһольм халыкара тикшеренүләр институты (SIPRI) хисабыннан күренүенчә, 2018 елда Русиянең хәрби чыгымнары 61,4 млрд доллар тәшкил иткән. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 3,5 процентка кимрәк.

Шулай итеп, Русия саклану өлкәсенә бүленгән чыгымнар күләме рейтингында алтынчы урынга калган. Беренче урында АКШ, аның саклану чыгымнары 4,6 процентка артып, 649 млрд долларга җиткән. Бу икенче урында торучы Кытай чыгымнарыннан ике ярым тапкырга артык. Кытай чыгымнары 250 млрд доллар тәшкил иткән. Бишлеккә шулай ук Согуд Гарәбстаны, Һиндстан һәм Франция кергән.

Гомумән, былтыр хәрби чыгымнарга дөньяда ике триллион долларга якын акча тотылган. Бу 1988 елдан бирле иң зур сумма. Шул ук вакытта дөньядагы бөтен хәрби чыгымнарның 81 проценты рейтингтагы беренче 15 илгә карый. Русиянең чыгымнары дөнья чыгымнарының 3,4 процентын тәшкил итә. АКШ өлешенә 30 процент туры килә.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европада хәрби чыгымнарның артуын экспертлар Русия тарафыннан килгән куркынычлар белән бәйли. Икътисади вазгыятьнең начараюы нәтиҗәсендә Русия хәрби чыгымнарын ике ел эчендә 20 процентка киметсә дә, Европа илләрендә Русиядән курку бар дип саный белгечләр.

XS
SM
MD
LG