Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет янында крымтататарлар йортларында тентүләр узды


Кырымда тентүләр, архив фотосы
Кырымда тентүләр, архив фотосы

Тентүләр Ролан Османов һәм Диләвер Бекиров йортларында узган. Диләвер Бекировның улы Руслан Бекировны тоткарлаганнар.

Акмәчет янында урнашкан авылларда кырымтатар активистлары йортларында 30 апрель иртән тентүләр узды. Бу хакта "Крымская солидарность" берләшмәсе хәбәр итә.

Куәт оешмалары хезмәткәрләре Беки Эли (Живописное) авылында кырымтатар активисты Диләвер Бекиров йортына килгән. Тентү "оператив-тикшерү чаралары" кысаларында уздырыла дип белдергәннәр. Активистны тоткарламаганнар.

Соңрак билгеле булганча, полиция Диләвер Бекировның улы Руслан Бекировның да йортында тентү уздырып, аны алып киткәннәр. Бу хакта кырымтатар хәрәкәте активисты Нариман Джелял Facebook-та хәбәр итте.

Бекировның туганнары сөйләвенчә, полиция иртәнге сәгать алтыда, барысы да йоклаган вакытта килеп кергән. Алар башта гаражны актарган, анда, имеш, сепаратист фикерләр язылган кәгазьләр табылган. Аннары йорт ишеге йозагын ватып кергәннәр. Бер бүлмәдә ниндидер порошоклы шешә табылды дигәннәр.

Тентүдән соң Русланны алып киткәннәр. Аның хәзер кайдалыгын туганнары белми.

Диләвер Бекиров сүзләренчә, аның улы сәяси яки иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнмәгән.

Моннан тыш, Чоюнчы (Урожайное) авылында яшәүче Ролан Османов йортында тентү узды. Элегрәк Османов Хан сараен реставрацияләүгә каршы ялгыз пикетка чыккан иде. Ул шулай ук Кара диңгездә тоткарланган украин диңгезчеләрен якларга дип Акмәчеттәге Русия мәхкәмәсе бинасы янына да килде.

Османовны тоткарламаганнар, куәт оешмалары анда наркотик эзләгән дип белдерелә.

Куәт оешмаларыннан әлегә рәсми белдерү юк.

​2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кулга алынган яки хөкем ителгән дистәләрчә мөселманның күбесен "Мемориал" хокук яклау оешмасы сәяси тоткын дип таныды.

29 апрель АКШта дөньяда дин тоту иреге турында хисап чыкты. Аны АКШның халыкара дини ирекләр комиссиясе әзерләгән. Документ авторлары Русиядә дин ирекләре бозылу сәбәпле, яңа чикләүләр кертергә чакыра. Хисапны төзүчеләр аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны тоткарлаулар һәм азаплаулар дәвам итә дип белдерә.

XS
SM
MD
LG