Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Актаныш районында башлангыч мәктәп янды


Актаныш районы Чөгәнә башлангыч мәктәбе янды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

Тулысынча янып беткән башлангыч мәктәп урынына Рөстәм Миңнеханов тиз арада яңасын төзергә кушты.

Татарстанның Актаныш районы Чөгәнә башлангыч мәктәбендә 30 апрельгә каршы төндә янгын чыгып, бер катлы агач мәктәп тулысынча янып беткән. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Мәктәптә тугыз бала укыган, алар автобус белән Актанышның беренче санлы мәктәбенә йөртеләчәк.

Әлеге хәлдән соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында янгын иминлеге таләпләренең үтәлүен тикшерергә кушкан. Бигрәк тә агач биналарга игътибар итәргә диелгән.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Миңнеханов Чөгәнәдә яңа мәктәп төзү өчен тиз арада аның проектын әзерләп күрсәтергә кушкан.

XS
SM
MD
LG