Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә 126нчы император Нарухито тәхеткә килде


Император Нарухитоның тәхеткә килү тантанасы
Император Нарухитоның тәхеткә килү тантанасы

Токиода Япониянең яңа императоры Нарухитоның тәхеткә утыру тантанасы узды. Аңа император вәкаләтләре символлары - Зур дәүләт мөһере, кылыч, тартмага салынган яшмә һәм металл көзге тапшырылды.

Тантана Токиода император сараенда узды. Анда ил премьер-министры Синдзо Абэ, хөкүмәт әгъзалары, парламентның ике пулаты башлыклары, Япониянең Югары мәхкәмәсе хөкемдарлары катнашты.

Тәхеткә 59 яшьлек Нарухито утыруы белән Япониядә Рэйва дип аталган яңа чор башлана. Бу тәртип һәм гармонияне аңлата.

Император Нарухито үзенең беренче мөрәҗәгате белән чыгыш ясады һәм "Констиутциягә ярашлы дәүләт һәм милләт бердәмлеге символы буларак үзенең вәкаләтләрен башкарырга, үз фикерләрен кешеләргә юнәлтергә һәм аларга ярдәм итәргә" вәгъдә бирде. Нарухито бөтен дөньяда тынычлык урнаштыруга омтылачагы турында да белдерде.

Сишәмбе Токиода император Акихитоның тәхеттән баш тартуы тантанасы узды. Бу Япониядә соңгы 200 ел эчендә беренче шундый вакыйга булды. Япония императоры нәселе дөньяда иң борынгы монарх ыруы санала.

Япония Конституциясенә ярашлы, импертор дәүләт бердәмлеге символы булып тора. Ул сәясәткә һәм ил белән идарә эшләренә кысылмый.

XS
SM
MD
LG