Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 1 май чараларында йөздән артык кеше тоткарланды


Русия шәһәрләрендә 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнне төрле митинглар, йөрешләр узды. Аларның кайберләре хакимиятләр белән килешетерлмәгән. Иң күп тоткарланучылар Петербурда.

Русия шәһәрләрнедә 1 май чараларында тоткарланучылар саны йөздән арткан. "ОВД-Инфо" хокук яклау порталы хәбәр итүенчә, аларның иң күбе Петербурда булган. "Ирекле Петербурга - ирекле сайлаулар" дип аталган йөрешне полиция куып тараткан. Шәһәрнең полиция бүлекләренә 60тан артык кеше китерелгән.

Махачкала, Новгород, Курскида чәршәмбе яшьләрнең Монстрация йөрешендә катнашучыларны тоткарлаганнар. Соңрак Дагыстан башкаласында әлеге чараны оештыручы Раисат Сиражудиновның тоткарлануы да билгеле булды. Махачкалада чараны хакимиятләр килештермәгән.

1 май чараларында тоткарлаулар шулай ук Петропавловски-Камчатски, Томски, Курски һәм Сыктывкарда булды дип яза "ОВД-Инфо".

Яз һәм Хезмәт бәйрәменә Казанда да берничә урында чаралар узды. Татарстан һөнәр берлекләре Камал театры каршында митинг оештырды. Анда республиканың рәсми вәкилләре катнашты.

Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлекчәсе тарафдарлары Казанның Мулланур Вахитов һәйкәле янында җеылды. Алар каза хәлендә йортлардан чыгарылучы кешеләрне яклап чыгыш ясады.

Дәрвишләр бистәсендә митингны ЛДПРның Татарстан бүлекчәсе оешытрды. Чара Казанның яңа генпланына багышланган иде. Митингка җыелучылр Дәрвишләр бистәсе аша планлаштырылган юлга каршы чыгыш ясады.

Моннан тыш, КПРФның, "Гадел Русиянең" Татарстан бүлекчәләре дә үз митингларын оештырды.

XS
SM
MD
LG