Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Татарстандагы балалар бакчаларында түләүне тикшерергә кушты


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русия мәгариф министрлыгына һәм Татарстан президентына Татарстандагы балалар бакчаларында абонент түләү күләмен тикшерергә һәм аны Русиядәге уртача дәрәҗәгә җиткерү юлларын тәкъдим итәргә кушты. Моның өчен 5 июньгә кадәр вакыт бирелде.

Русия хөкүмәт башлыгының төбәкләрдәге җитәкчеләргә йөкләмәләр
исемлеге 29 апрельдә интернет кулланучылар белән
онлайн-конференция узганнан соң чыкты.

Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, КПРФ вәкиле Артем Прокофьев Татарстанда балалар бакчаларында абонент түләүне туктатуны таләп итеп, шул хакта канун өлгесе керткән иде. Ләкин Дәүләт шурасы мондый түләүләрне гамәлдән чыгарудан баш тартты.

КПРФ вәкиле китергән мәгълүматка күрә, Татарстан – Идел буе бүлгесендә балалар бакчаларында абонент түләү булган бердәнбер төбәк. Аның сүзләренчә, ата-аналар баласы авыру сәбәпле бакчага йөрмәгән очракта да, бакча өчен түли. Бары ашау бәясе генә киметелә. Прокофьев бала җитди сәбәпләр аркасында бакчага бармый калган көннәр өчен ата-аналардан түләтмәскә тәкъдим иткән иде.

Депутатның бу тәкъдименә Татарстан прокуратурасы каршы чыкты. Прокуратура вәкиле Галина Синякова "проекты хуплау мөмкин түгел, без балалар бакчалары өчен түләү барышына тыкшына алмыйбыз", диде. Татарстан хакимияте мондый үзгәрешләр республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар тарәп итәчәк дип белдерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең бәяләмәсендә "тәкъдим ителгән проектны хупламыйм", дип язды.

Өч ел элек Татарстанның Зәй районыннан Диләрә Медведева балалар
бакчаларында түләүне киметүне таләп итеп Change.org cәхифәсендә Русия президенты Владимир Путин исеменә петициягә имза җыя башлаган иде. Ул петицияне 33 меңнән артык кеше имзалаган.

Дмитрий Медведев йөкләмәсендә барлыгы 21 пункт бар. Шулар арасында Ингушетиядә милли китапханә төзү, Икенче дөнья сугышы инвалидларына тиңләнгән кешеләрлә түләүсез теш куйдыру, Себердә яшәүчеләргә Кырымга ташламалы очышлар санын арттыру һәм башкалар бар.

XS
SM
MD
LG