Аларны килешетерлмәгән урам җыены уздыруда гаепләделәр.
Александр Шуршев белән Андрей Пивоваровны тоткарлау видеога эләккән. Язмада күренүенчә, полиция белән тыныч кына сөйләшеп торучы Шуршев һәм Пивоваров янына ОМОН хезмәткәрләре йөгереп килә. Аларның берсе Шуршевны егып сала, икенчесе Пивоваровны тоткарлый.
Алексей Навальный, "Ачык Русия" һәм тагын берничә оппозиция хәрәкәте тарафдарлары 1 майда Петербурда узган гомум демонстрациядә катнаша. Полиция демонстрантларның үз-үзләрен тотышын, шул исәптән, "Русия Путинсыз" дигән шигарләрен чараның максатына туры килми дип саный. "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, ул көнне Петербурда 69 кеше тоткарланган.
Петербурда кеше хокуклары вәкиле Александр Шишлов 1 май демонстрациясен таратуны Конституцияне бозу дип белдерде. Омбудсмен тыныч чарада катнашучыларны көч кулланып, бернинди нигезсез һәм кисәтүсез тоткарлауларны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Петербур омбудсмены белдерүен Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы хуплады.