Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлсинә Миңнеханова 2018 елда иреннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләгән


Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә Миңнеханова
Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә Миңнеханова

Татарстан президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова 2018 елда иреннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләгән. Бу республика президенты сайтында чыккан декларациядән күренә.

Гөлсинә Миңнеханованың былтыр еллык кереме 155 млн сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнехановныкы — 8,5 млн сум тирәсе. Президентның бернинди дә милеге юк. Ул бары тик 263 дүрткел метрлы йорт һәм 414,9 дүрткел метрлы җир кишәрлегеннән файдалана ("в пользовании").

2017 ел белән чагыштырганда, Миңнехановның кереме 780 мең сумга, хатыныныкы — 17,5 млн сумга арткан.

Гөлсинә Миңнеханова декларациясендә шулай ук өч җир кишәрлеге, бер кунак йорты, бер торак йорт, фатир, машина урыны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бер фатир һәм ике машина урыны бар. 2017 ел белән чагыштырганда, Миңнеханова милкенә 363 дүрткел метрлы җир кишәрлеге өстәлгән.

2017 елда Гөлсинә Миңнеханова иренә караганда 17,7 тапкыр күбрәк акча эшләгән иде (137,4 млн сум һәм 7,76 млн сум).

XS
SM
MD
LG