Accessibility links

Русиядә мессенджерлар аша аноним аралашу тыелды


5 майдан Русиядә мессенджерлар кулланучыларны теркәү кагыйдәләр гамәлгә керде.

Хәзер андый хезмәтләрне куллану өчен телефон номерын раслау кирәк булачак. Моның өчен мессенджер телефон операторына абонентның теркәлгән булуын раслау турында сорау җибәрәчәк. Оператор 20 минут эчендә җавап бирергә тиеш булачак.

Идентификация уңышлы узган очракта, телефон операторындагы исемлеккә мөштэринең кайсы мессенджер аша аралашуы турында мәгълүмат теркәләчәк. Мессенджер кулланучының кодын да теркәп куячак. Күрсәтелгән телефон номеры телефон операторы исемлегендә булмаса, мессенджер кулланучыга хәбәрләр җибәрү мөмкинлеге бирмәстә тиеш булачак.

Русиядә иң эреләрдән булган МТС, "Билайн", "Мегафон", Tele2 операторлары бу кагыйдәләрне үтәячәкләрен белдерде.
Facebook Messenger, Whats App, Instagram һәм Viber әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәде.

Кулланучыларны теркәү кагыйдәләрен узган ел ахырында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев гамәлгә кертте. Былтыр Русия хакимиятләре, мессенджерларны террорчылар да куллана дип, Telegram хезмәтен томаларгы тырышып карады.

XS
SM
MD
LG