Accessibility links

"Шереметьево"да Мостай Кәрим исемен йөрткән очкыч янып кимендә 41 кеше һәлак булды


5 май кичендә Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланында ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган очкычта янгын чыкты. Очкычтагы 78 кешенең кимендә 41е һәлак булды.

Тикшерү комитеты SU-1492 рейсы белән Мәскәүдән Мурманскига юл тоткан очкыч казасында 78 кешенең 37-се икән калганлыгын белдерде. Элегрәк тикшерү комитеты бер кешенең, аннан соңрак 13 кешенең үлүен раслаган иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, алты кеше хастаханәгә салынган. Очкычта 73 юлчы һәм 5 экипаж вәкиле булган.

11-13 кеше әле табылмаган, дип яза РБК. Коткаручылар эзләү эшен дәвам итә. Очкычның койрыгы тулысынча янып беткән, хәзерге вакытта янгын сүндерелгән.

Аэрофлот ширкәтенең рәсми вәкиле хәбәр иткәнчә, Sukhoi Superjet 100 очкычы каза хәлендә төшеп утырудан соң яна башлаган. Мәскәүдән Мурманскига таба 17:57-дә күтәрелеп киткән очкыч 18:25-тә каза хәле турында хәбәр иткән һәм биш минуттан кире төшеп утырган. Кешеләр аннан ашыгыч коткару җайланмалары ярдәмендә чыгарылган.

Очкычның арткы өлешендәге кешеләр чыгып котылырша өлгерә алмаган. Янгын вакытында очкычта булган хәлләрне кесә телефонына төшерүче дә булган.

Очкычны идарә иткән Денис Евдокимов Baza-га белдерүенчә, очкычны яшен сукканнан соң аның кайбер җиһазлары сафтан чыккан һәм җирдәгеләр белән элемтә өзелгән. Очучылар кире һава аланына кайтырга булган һәм тулы ягулык белән төшеп утырган. Янгын һавада түгел, җиргә төшкәч кенә башланган. Евдокимов әйтүенчә, төшеп утырганда очкычның тизлеге зур булмаган, барысы да инструкциядәгечә башкарылган. "Интерфакс" белдерүенчә, очкыч җиргә өч тапкыр бәрелгән һәм арткы көпчәкләре ватылып аның кисәкләре моторга эләккәннән соң янгын башланган, ут очкычның арткы өлешен тулысынча ялмап алган. Җинаять эше ачылган, һәлакәтне тикшерү комиссиясе төзелгән.

Очкычның җиргә бәрелүе һава аланы видеокамерасына эләккән.

"Шереметьево"га оча торган дистәләп очкычны "Домодедово" һава аланына төшергәннәр. Бераздан "Шереметьево" өлешчә эшли башлады.

Sukhoi Superjet 100 очкычы "Аэрофлот" һава ширкәтенә карый. Ул язучы Мостай Кәрим исемен йөртә. Җитештерүче белдерүенчә, очкыч 2017 елда ясалган, 2019 елның апрелендә аңа тулы техник хезмәт күрсәтелгән булган.

Бөтенрусия иминиятләштерүчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс белдерүенчә, "Аэрофлот"ның "АльфаСтрахование" иминиятләштерү ширкәте белән килешүе нигезендә, зыян күрүчеләргә 2,025 млн сумга кадәр акча түләнергә тиеш булачак.

Русия Boeing һәм Airbus очкычларына көндәш итәргә теләгән Superjet (SSJ-100) очкычы беренче мәртәбә җәмәгатьчелеккә 2007 елның сентябрендә күрсәтелде, 2008 елның маенда беренче очыш сынавы үтте. Барлыгы 170-ләп очкыч җитештерелгән. Аларның күпчелеген Русия ширкәтләре куллана.

Бу очкычта еш кына төрле җитешсезлекләр ачыклана. 2016 елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы җитешсезлек сәбәпле кире төшеп утырырга мәҗбүр булды. 2012 елда Индонезиядә Superjet очкычы һәлакәтендә 50 кешенең гомере өзелде. Бүгенге каза Superjet очкычлары белән булганнарның җиденчесе.

XS
SM
MD
LG