Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь краенда химия корылмасында шартлауда өч кеше һәлак булган


Березники шәһәре
Березники шәһәре

Шартлау аммиак җитештерү цехында төзекләндерү эшләре вакытында булган. Һавага зарарлы матдәләр очмаган диелә.

Пермь краеның Березники шәһәрендә урнашкан "Азот" химия заводында шартлауда өч кеше һәлак булган, бер кеше яраланган.

"Азот" заводындагы шартлау һәм һәлак булучылар турындагы хәбәрләрне төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да, тикшерү комитеты да раслады.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, шартлау аммиак җитештерү цехында төзекләндерү эшләре вакытында булган. Эшчеләр һәлак булган. Шартлаудан соң янгын чыккан, ул сүндерлгән. Корылмада технологик процесс бозылмаган, һавага зарарлы матдәләр очмаган диелә.

"Азот" корылмасы "Уралхим" ширкәтенә карый. Анда химик ашламалар җитештерелә.

XS
SM
MD
LG