Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов 9 май чараларын халыкка мәҗбүриләп такмаска кушты


Миңтимер Шәймиев (с) һәм Рөстәм Миңнеханов (у)
Миңтимер Шәймиев (с) һәм Рөстәм Миңнеханов (у)

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 9 май бәйрәменә бәйле төрле чараларны мәҗбүриләп такмаска кушты.

Моны ул Икенче дөнья сугышында җиңүнең 74 еллыгы бәйрәмен оештыру комитеты утырышында белдерде.

“Безгә сивиль инициативаларны хупларга кирәк, әмма шул ук вакытта алар җәмгыятькә мәҗбүриләп тагылырга тиеш түгел. Республикада яшәүчеләр һәм кунаклар чараларда теләп һәм чын күңелдән катнашыр дип ышанам”, дигән Миңнахнов.

9 май бәйрәмендә Казанда “Кызыл канәфер”, “Георгий тасмасы”, “Үлемсез полк” һәм башка чаралар узачак.

XS
SM
MD
LG