Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты тикшерүчеләрне һәм полицияне басым ясауда гаепли


Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен сугышуны тикшерү эшендә үзенә һәм шаһитларга басым ясауда гаепли.

Бүген Рәис Хәбиров бу турыда гаризасын тикшерү комитетына тапшырган.

"Мин тикшерү алып бару методлары белән килешмим. Эчке эшләр министрлыгының террорчылыкка каршы бүлегендәге өч кеше катнашында миңа һәм минем шаһитләремә басым ясала, чөнки бу ялганга корылган эш. Минем очракта, Русия федерациясе җинаять кодексының 37-нче маддәсе нигезендә, һөҗүм итүченең сәламәтлегенә зыян китерү җинаять саналмый һәм моның өчен җинаять җаваплылыгы каралмый, бу үз-үзеңне саклау дип атала", дип яза Хәбиров.

Активист “Idel.Реалии"га белдерүенчә, биш ай элек ул Казанда бер кешенең фатирын төзекләндергән булган. Ул кеше башкарылган эш өчен түләүдән баш тарткан, нәтиҗәдә алар күпкатлы йорттагы фатир каршында сугышып киткән. Активист әйтүенчә, беренче булып фатир хуҗасы кул күтәргән. Шуннан соң полиция хезмәткәрен чакырганнар, ул барлык сугышучылардан һәм шаһитләрдән сорау алган. Хәбиров әйтүенчә, биш ай вакыт узса да, җинаять эше ачылмаган, ә аңа һәм аның шаһитләренә басым ясала.

"Тикшерүчеләр һаман миңа үземне җинаять кылучы буларак танып гариза имзаларга тәкъдим итә, ә полиция хезмәткәрләре, мине кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләү өчен, фатир хуҗасына хастаханәгә ятарга куша", ди ул.

Хәбиров әйтүенчә, аның оппозицион эшчәнлеген өнәмәүче хакимият аны рәшәткә артына ябарга тели.

XS
SM
MD
LG