Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кинҗәбулатта ут төртүдән зыян күргән мәчеткә акча җыю башланды


Мәчеттә келәмнәр һәм обойлар янган
Мәчеттә келәмнәр һәм обойлар янган

Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында ут төртүдән зыян күргән мәчетне төзекләндерү өчен социаль челтәрләрдә акча җыю башланды. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык диелә.

Кинҗәбулат авылының "Фәтиха" мәчетенә 4 майга каршы төндә ут төртәләр. Мәчет имамы Рифат Гайнетдинов Азатлыкка әйтүенчә, мондый хәл авыл тарихында беренче тапкыр булган.

"Шуңа каравылчыбыз да бары шул газ казаннарын гына карап йөри иде", диде ул.

Рифат хәзрәткә мәчеткә ут төртүләре турында иртәнге сигезенче яртыларда шалтыратып әйткәннәр.

"Бу хәл сәгать төнге өч белән дүрт арасында булган дип әйтәләр. Авыл булгач, иртәнге намазга йөрүче юк, шуңа мин дә кайвакыт кына барам. Җомга һәм хәзер тәрәвих намазларына гына кеше күпләп йөри", ди ул.

Пәрдәләр дә янган
Пәрдәләр дә янган

Рифат хәзрәт сүзләренчә, мәчеткә ут төртүче ишекне ватып кереп канистр белән ягулыкны нәкъ намаз укый торган якка сипкән.

"Башка якка тимәгәннәр. Намаз укый торган бүлмәдә ун метрлап ягулык сипкән. Аллаһ саклаган инде, һава кермәгәнгәме, ул бөтенләй янып китмәгән. Канистры да шунда калган булган. Аны тикшерүчеләр алып киткән", диде ул.

Авылда мәчет моннан 10-12 ел элек төзелгән булган. Аны төзүгә сәдака акчаларыннан тыш, иганәчеләр дә, хосусый оешмалар да ярдәм иткән.

"Ул райондагы иң матур мәчет. Анда ике мәчет. Искесе мәдрәсә булып хезмәт итә", ди ул.

Рифат Гайнетдинов әйтүенчә, янгыннан зыянның күләме бер ярым миллион сумнан артып китә.

"Келәмнәр махсус заказ белән Төркиядән кайтарылган иде. Алары гына да 380 мең сум тора. Матур калын обойлар махсус алынган иде. Түбәгә зыян килде. Пәрдәләр янган", диде ул. Мәчетне элекке хәленә кайтару өчен социаль челтәрдә акча җыю башланды.

Кинҗәбулат авылы мәчете моннан 10-12 ел элек төзелә
Кинҗәбулат авылы мәчете моннан 10-12 ел элек төзелә

​Хәзер бу җинаятьне тикшерү бара. Хәзрәт сүзләренчә, алар кемнән шикләнергә дә белми.

"Бу авылда халык бик тату яши. Төрле милләт халыклары яшәсә дә, бернинди дә каршылык булганы юк. Тикшерүчеләр ачыкласа гына инде", диде Рифат Гайнетдинов.

Белешмә: Кинҗәбулат – башкорт авылы. Ул Уфадан 150 чакрым көньякка урнашкан. Ике өлештән тора. Бер ягында авыл, икенче якта элекке нефтьчеләр бистәсе.

XS
SM
MD
LG