Accessibility links

Кайнар хәбәр

Sukhoi Superjet очышларын туктату өчен петиция 50 меңнән артык имза җыйды


Янган Sukhoi Superjet очкычы
Янган Sukhoi Superjet очкычы

Change.org-та 5 майда чыккан петиция 20 сәгатьтән азрак вакыт эчендә 50 меңнән артык имза җыйды.

Елена Кузнецова change.org-та бу петицияне 5 майда “Шереметьево”-дагы һәлакәттән соң ук язган булган.

“Мәскәүдән Мурманскига юнәлгән Sukhoi Superjet 100 очкычы Шереметьевога каза хәлендә төшеп утырды һәм аңа ут капты. 41 кеше һәлак булды”, дип яза Кузнецова.

Кызганыч, бу мондый очкычлар белән булган беренче генә хәл түгел ди ул һәм медиа мәгълүматына сылтанып соңгы бер ел эчендә бу очкычлар белән бәйле кимендә сигез зур вакыйга булуын өсти.

“Шереметьеводагы фаҗигадән соң Sukhoi Superjet 100 очкычларын куллану туктатылырга тиеш - ватылулар, төрле хәлләр бик күп, ә хәзер кешеләр дә һәлак булды”, ди ул.

6 майда Казан вакыты белән 18:15-тә петицияне хуплаучы 50 меңнән артык имза җыелды.

"Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче "Сухой Суперджет"очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды.

XS
SM
MD
LG