Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр түрәләрне кулга алуларга кызыксынуын югалта


Элекке министр Михаил Абызов мәхкәмә утырышында
Элекке министр Михаил Абызов мәхкәмә утырышында

Русияләрнең дүрттән бер өлеше генә кулга алуларны коррупция белән реаль көрәш чагылышы дип саный.

Һәр өченче русияле югары вазифалар биләүче түрәләрне кулга алулардан канәгатьлек хисе кичерә. Бу хакта Ведомости чыгарган Левада үзәге сораштырулары сөйли.

Респондентларның зур өлеше (40 процент) моңа карата бернинди дә хис кичерми, ә 14 процентының кулга алулар ачуын чыгара.

Кулга алулар нигездә аз белемле өлкән яшьтәге кешеләрне канәгатьләндерә ди Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков.

Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше генә кулга алуларны коррупция белән реаль көрәш чагылышы дип саный. Һәр өченче респондент моны йогынты өлкәләрен бүлешү өчен көрәш дип атый. Русияләрнең 25 проценты исә түрәләрне кулга алу белән бәйле хәлләрне халык игътибарын чын проблемнардан читкә юнәлтү ысулы дип белдерә.

Гыйнвар ахырында Федерация шурасы әгъзасы Рауф Арашуков һәм аның әтисе Рауль Арашуков тоткарланды. Рауф Арашуковны ике кешене үтерү, шаһитләргә басым ясауда, әтисен - "Газпром" ширкәтеннән 30 млрд сумлык табигый гыз урлауда гаеплиләр.

Март аенда хәрәмләшү эше нигезендә элекке "Ачык хөкүмәт" эшләре министры Михаил Абызов тоткарланды.

XS
SM
MD
LG