Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дружба" торбасында нефть пычрану эше нигезендә дүрт кеше тоткарланган


Александр Новак
Александр Новак

Русия энергетика министры "Дружба" торбасында нефть пычрануы эше нигезендә дүрт кеше тоткарланган дип белдерде.

Министр Александр Новак сүзләренчә, тикшерү торбага пычранган нефть агызучы ширкәтләрне ачыклаган.

Нефть пычрануы нәтиҗәсендә Русия нефтен Европага экспортын туктатылып торды. Президент Владимир Путин гаеплеләрне табарга кушты.

20 апрель Беларусның "Белнефтехим" дәүләт концерны "Дружба" торбасында нефть пычрануы хакында белдерде. Анда хлорорганик кушылмалар нормадан ун тапкыр артык булган, шунлыктан ширкәтнең кыймәтле җиһазлары сафтан чыккан. Русиянең "Транснефть" ширкәте пычрануны таныды һәм ул Самар-Унеча өлешендә барлыкка килгән диде.

Русия Беларус аша торба буйлап һәм Усть-Луга портыннан диңгез аша нефть экспортын туктатып торды. Май башында "Транснефть" нефть ширкәтләренә нефть чыгаруны 7 майга кадәр 10 процентка киметүне сорады. Польша, Чехия һәм Маҗарстан резервта сакланган ягулыкны кулланып торырга мәҗбүр булды.

30 апрель "Транснефть" башлыгы Николай Токарев белән Путин очрашты. Президент нефть кабул итү контроле системын тәнкыйтьләде һәм әлеге авария Русиягә "икътисади, материаль һәм имидж зыяны салды" дип белдерде.

Әлеге хәлләрдән соң "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Русиянең нефть транзиты белән шөгыльләнүче "Транснефть" һәм нефть экспортлаучы "Татнефть", "Башнефть" һәм "Роснефть" кебек ширкәтләргә халыкара аудит уздыруны сорап, ачык хат чыгарды. Активистлар фикеренчә, арзанлы технологияләр куллану Идел-Урал төбәгендәге нефть чыгару өлкәсенә зур зыян салачак.

XS
SM
MD
LG