Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман кешесе Русия президенты була аламы?


Мөселманнар Мәскәүдә мәчет җитмәүгә зарлана
Мөселманнар Мәскәүдә мәчет җитмәүгә зарлана

Тамбовта Рус православ чиркәве дәүләттән гыйбадәтханәләр төзүгә, урамнарны изгеләр исеме белән атауга һәм хәтта торак йорттан кешеләрне башка урынга күчерүгә акча сорый. КПРФтан депутат Артем Александров йортта яшәүчеләрне чиркәү планнары белән таныштырырга тырышкан, ә хәзер җирле түрәләр аннан халык алдында "гафу үтенүне" сорый.

Моннан тыш, Пензада прокуратура таләбе белән 20 мәктәптә хиҗапта йөрүне тыйдылар. Русиядә танылган кешеләр авызыннан дини азчылык вәкилләренә карата төрлечә аңлап булырдай сүзләр әйтелеп тора. Шул ук вакытта Русия актив рәвештә үзен күп динле һәм күп милләтле дөньяви дәүләт буларак күрсәтергә омтыла.

Русияне дини азчылык вәкиле җитәкләве мөмкинме, җәмәгатьчелек моңа әзерме? Idel.Реалии бу хакта белгечләр белән сөйләште.

Иң элек МДУ икътисад факультетының Халык проблемнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе Валерий Елизаровка мөрәҗәгать иттек. Эксперттан Russia Today дәүләт телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньянның мөселманнарга кагылышлы белдерүенә мөнәсәбәтен сорадык. Күптән түгел Симоньян, әгәр бернинди дә махсус чаралар күрелмәсә, Русия инде 2040 елда ук мөселман иле булачак дип белдергән иде.

Елизаров бу фаразга шикләнеп карый. Ул теге яки бу динне тотучылар саны турында бернинди дә рәсми мәгълүматның яки экспертлар бәяләвенең булмавын таный.

Валерий Елизаров
Валерий Елизаров

"Бер дә гади булмаган темага кагылышлы буш уйдырмалар һәм спекуляцияләр генә бар. Без дөньяви дәүләттә яшибез (Русия Констиуциясенең 14нче маддәсе). Бернинди дин дә дәүләтнеке яки мәҗбүри дип урнаштырыла алмый. Дини оешмалар дәүләттән аерылыган", ди галим.

Ул шулай ук Федераль дәүләт статистикасы хезмәте уздырган җанисәптә дә дин тоту турында сорауның булмавын искәртә.

"Теге яки бу конфессия җитәкчеләренең үз саннары бардыр, бәлки", дип өсти Елизаров.

Әмма, аның сүзләренчә, җанисәп һәм кече җанисәпләр йомгакларында теге яки бу милләт вәкилләренең саны динамикасын, шулай ук халыкның этник структурасы һәм анда барган үзгәрешләрне күрергә була.

2040 елда Русия халкының күпчелеген (кимендә 3/4 өлешен) урыслар тәшкил итәчәк

"Күпчелек милләтләрнең нигездә нинди дин тотулары билгеле (мәсәлән, Дагыстан халыклары, чеченнар, ингушлар, татарлар, башкортлар һәм башкалар ислам динендә). Мөселман дине өстенлек иткән милләттәгеләрнең саны православ динендәге милләт вәкилләре санына караганда тизрәк үсә. Халыкның этник структурасы үзгәрәчәк, әмма үзгәрешләр масштабы нинди дә булса җитди куркыныч китерерлек зур түгел. Шулай да эре шәһәрләрдә этник гетто барлыкка килүе начар, бу низаглар һәм җинаятьчелек артуга китерергә мөмкин", ди Елизаров.

Шул ук вакытта галим 2040 елга Русия халкының күп өлешен (кимендә 3/4 өлешен) руслар тәшкил итәчәк дип саный.

"Гомум демографик вазгыятькә бәйле рус халкының саны кимергә мөмкин. Халык саны узган елдан бирле кимеп килә һәм киләчәктә бу тенденция дәвам итәчәк. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, руслар халыкның 80 процентын тәшкил итә. Төньяк Кавказ, Идел буе, Себердә яшәүче кайбер халыклар саны йә артачак, йә хәзергечә калачак, кимесә дә күпкә кимемәячәк. 2020 елгы җанисәп моны раслар дип уйлыйм. Җанисәптә милләт турындагы сорауга кешеләр үзбилгеләнүенә карап җавап бирә. Сораштыруда катнашучыларның бер өлеше сорауга бөтенләй җавап бирми. Милләт бернинди дә документлар белән расланмый, расланырга тиеш тә түгел. Балаларның милләте турында, шул исәптән катнаш гаиләләрдә дә ата-аналар җавап бирә. Еш кына милләт туган тел белән тәңгәлләштерелә", ди демограф.

"Русия мөселман иле булачак. Бу расланган факт" дигән сүзләрне күргәннән соң, башка укып торасы килми

Симоньян белдерүенә килгәндә, эксперт ул реаль вазгыятькә туры килми дип саный. "Русия мөселман иле булачак. Бу күп исәпләүләр белән расланган медицина факты" дигән сүзләрне күргәннән соң, алга таба укып торасы да килми", ди Елизаров.

Кемнең президент буласын һәм аның фамилиясе нинди буласын сайлаучылар хәл итәчәк ди ул. Ул шулай ук журналистларны демографиягә өйрәтмиләр дип тә зарлана.

Демограф телгә алган критерийларга карап мөселманнар санын исәпләп карасак, Русиядә аларның яһүдләр, буддачылар, протестант яки католикларга караганда күбрәк булын фаразларга мөмкин. Бу уңайдан без мөселман руханилары һәм ислам белгечләреннән мөселман кешесе Русия президенты була аламы дип сорадык.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Нәфигулла Аширов Русия мөселманнары таркау, мөмкинлекләрдән файдаланмый дип саный.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

"Бүгенге көндә Русиянең мөселман өммәте, кызганычка, сәяси мәсьәләләрдә генә түгел, дини мәсьәләләрдә дә бердәм була алмый. Русиядә мөселманнарның дини үзәкләре бик күп, әмма аларның бердәм эшчәнлек алып бару планы юк, киләчәк берничә ел өчен әзерләнгән стратегия турында сүз дә алып барып булмый.

Русиядә мөселманнарның дини үзәкләре күп, әмма аларның бердәм эшчәнлек алып бару планы юк

Бүген алар үз дини тормышларының мөһим мәсьәләләрендә дә хезмәттәшлек һәм теләктәшлектән ерак. Һәр үзәк мөселманнар мәнфәгатьләре өчен түгел, ә алар исеменнән үзләре генә сөйләү, чыгыш ясау өчен көрәшә. Һәм менә шушы ыгы-зыгыда 25 миллионлы мөселман өммәтенең бөтен потенциалы югала. Ике миллион мөселман яшәгән башкалада да дүрт мәчет янына тагын берничә мәчет төзелеше турында килешә алмыйлар!", ди Аширов.

Аның сүзләренчә, дәүләт оешмаларында, парламентта эшләүче мөселман халыклары вәкилләре үзләрен беркайчан да мөселман вәкиле буларак күрсәтми, ә бары тик фирка яки оешма эшчәнлеге кысаларында гына эшчәнлек алып бара.

"Мөселман халкы вәкиленең президент булу ихтималына килгәндә, хакимияттә андый мисаллар инде бар. Билгеле булганча, Эчке эшләр министрлыгын элек татар милләте вәкиле (Рәшит Нургалиев - ред.) җитәкли иде, ә Үзәк банкта бүген дә этник татар Эльвира Нәбиуллина рәислек итә. Русия думасында да, Федерация шурасында да Русиянең төрле халыкларыннан мөселман вәкилләре бар. Әмма алар үзләрен мөселман буларак позицияләми, ә төрле фиркаләр програмнарын гына үти. Шуңа күрә аларны мөселманнарның мәнфәгатьләрен алга сөрүчеләр дип карау дөрес булмас", ди Аширов.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Русия җәмгыяте бүленгән дип саный.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

"Дәүләт тарафыннан ныгыту омтылышларына карамастан, Русиядә хәзерге җәмгыять төрле сәбәпләр аркасында үтә дә таркау булып кала. Бу этнодини аспекттан бигрәк этатизм һәм персоноцентризм дихотомиясенә бәйләнгән идеологик аспект.

Хронология ягыннан караганда, полиэтник Русия җәмгыяте әле юл башында гына тора: төп иҗтимагый һәм сәяси институтлар инде бар, әмма аларның ил тукымасына ныклап тамырлануы турында әлегә әйтеп булмый", ди Мөхетдинов.

Мөхетдинов җәмгыятьнең дәүләт башында дини азчылык вәкилен күрергә әзер түгеллеген таный.

Русия җәмгыяте башка дин президентына әзерме дигән сорауга минем җавабым - юк, әлегә әзер түгел

"Әгәр бүгенге көн күзлегеннән карасак, Русия җәмгыяте башка дин тоткан президентка әзерме дигән сорауга минем җавабым - юк, әлегә әзер түгел. Мин моны русияләрнең сәяси аңының тотрыклы булмавыннан чыгып әйтәм. Ул иҗтимагый-сәяси тормышны әле демократлаштыру, әле авторитарлаштыру ягына авыша", ди ул.

Мөхетдинов фикеренчә, Русия ватандашларының хәзерге сәяси аңы башлыча дәүләтнең турыдан-туры катнашында, мәгълүмати эшчәнлеге кысаларында формалаша.

"Җәмгыять, әйтик, мөселман президентын тудыра ала, ләкин ул аны кабул итәрме? Шул ук вакытта әлеге намзәтнең дингә ышану дәрәҗәсе дә мөһим: ул башка бер милләт вәкиле генә булачакмы, әллә инде үзенең динен дә яшермичә, төрлечә раслап торачакмы", ди рухани.

Шулай да, аның сүзләренчә, Совет берлеге таркалганнан соң, Русия, яңа сәяси дәүләт буларак, әле юлның башында гына тора, димәк, рәсми игълан ителгән иҗтимагый һәм сәяси институтлар ныклап яшәп китәргә һәм русияләрдә яңа сәяси аң, башканы үзеңнеке кебек хөрмәт итү һәм тануга нигезләнгән либераль аң формалашырга мөмкин.

"Ә бу, үз чиратында илдә иң югары вазифага ислам дине вәкилен китерергә мөмкин", дип нәтиҗә ясый Дамир Мөхетдинов.

Ул шулай ук Русиядә бүгенге көндә мөселманнарны маргиналлаштыру омтылышлары бар дип саный.

"Мондый омтылышлар бар, әмма бу дәүләт тарафыннан эшләнә дип әйтеп булмый. Киресенчә, федераль һәм күпчелек төбәк хакимиятләренең рәсми риторикасына карап хөкем йөрткәндә, дәүләт-ислам мөнәсәбәтләрен анализлаганда, илнең мөселман халкын маргиналлаштыруга юнәлтелгән гамәлләр юк дияргә мөмкин. Ләкин аерым иҗтимагый көчләр мондый омтылышлар ясап карый. Бу вазгыятьтә дәүләтнең әлеге тискәре гамәлләргә киртә куюы мөһим", ди Мөхетдинов.

Башкортстандагы Стратегик тикшеренүләр инстиутының социомәдәни анализ үзәге җитәкчесе Юлдаш Йосыпов Русия мөселманнарының таркаулыгына басым ясый, әмма ул тагын да эчкәрәк кереп, дини азчылыкның лобби-төркем буларак йомшаклыгының сәбәпләрен дә атый.

Юлдаш Йосыпов
Юлдаш Йосыпов

"Эгәр без этник мөселман булган көчле сәясәтче турында сөйлибез икән, җәмгыять моңа бүген үк әзер. Әгәр инде ул этнос вәкиле буларак кына түгел, ышанычы белән дә чын мөселман икән, бу башка мәсьәлә. Беренчедән, безнең дәүләт диннән аерылыган. Икенчедән, Русиядә диннәргә каршы кәефләр арта бара. Моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр бар. Әле бу исламофобияне исәпкә алмаганда. Ләкин эш монда түгел. Минем карашка, башта өммәт үзе низагларны җиңеп, билгеле кысаларга кереп, үз сорауларына үзе җавап бирергә тиеш", дип йомгаклый эксперт.

Казакъстаннан тарих фәннәре докторы Азимбай Гали фикеренчә, Русия халкы президент итеп дини азчылык вәкилен кабул иткәнче һәм дәүләт идарәсе мәсьәләләрендә тар фикерләүдән туктаганчы Русия җәмгыятенә таркалу кризисы аша узарга туры киләчәк.

Азимбай Гали
Азимбай Гали

"Русия хәзер үзенең кризисына таба хәрәкәт итә. Алтынчы ел рәттән икътисад үсми, яшәү дәрәҗәсе төшә, ә руслар моңа озак түзеп тормаячак", ди ул.

Бу кризислы вазгыять үзен Русиянең баш милләтчесе дип санаучы һәм моңа ярашлы сәясәт алып баручы президенты чорында барлыкка килде. Русия җәмгыяте хәзер башка җитәкчене тели башларга мөмкин.

Гали сүзләренчә, "Обама феномены" Америкада гына түгел, теләсә кайсы җәмгыятьтә кулланыла ала.

"Кайсыдыр бер этапта җәмгыятькә идарәченең чыгышы мөһим булудан туктаячак", ди Гали.

* * *

Ә менә Украина мөселманнары Диния нәзарәте (УММА) мөфтие Сәет Исмәгыйлев сүзләренчә, хәзерге "Русия империясенең" таркалуы мөселманнарга басым һәм аларны дискриминацияләү аркасында башланырга мөмкин.

Сәет Исмәгыйлев
Сәет Исмәгыйлев

"Без хәзер Русиянең билгеле бер дини төркемгә карата сәясәтен күрәбез, ниндидер мөселман әдәбиятын тыю, җыелышларны тыю, вөҗдан иреген, дини карашларны һәм фикерләрне тыю кулланыла. Ягъни, басымның бөтен арсеналы кулланыла һәм кулланылачак... Әмма мөселман дөньясы да күп гасырлар дәвамында мондый сәясәткә карата ниндидер иммунитет булдырды һәм мөселманнар үзенең асылын саклап калыр һәм бу Русия өчен куркыныч тудырыр дип уйлыйм, чөнки хәзерге "Русия империясенең" таркалуы нәкъ менә мөселманлыктан башланачак", дип китерә Исмәгыйлев сүзләрен мәгълүмат чаралары.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG