Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида Иосиф Сталинга һәйкәл куелган


Новосибирскида Сталин һәйкәле
Новосибирскида Сталин һәйкәле

Сталинга һәйкәл КПРФ бинасының ишегалдына куелган. Шәһәрнең кеше күп йөри торган җәмәгать урыннарына кую рөхсәт ителмәгән.

Чәршәмбе Новосибирскида Иосиф Сталинга һәйкәл куелган. "Совет берлеге генералиссимусы Сталин" дип язылган бюст КПРФның өлкә комитеты ишегалдына урнаштырылган. Бу хакта "Сибирь.Реалии"га фирканең Новосибирски өлкә комитеты сүзчесе Елена Карева хәбәр иткән.

Һәйкәлнең рәсми ачылышы 9 майга билгеләнгән. КПРФ бу көнне тантаналы митинг та уздырачак. Чараны Новосибирский өлкә комитетының беренче секретаре, Новосибирски мэры Анатолий Локоть ачар дип көтелә.

Иосиф Сталинга һәйкәл куюга рөхсәт алынганнан соң, март аенда коммунистларның бер өлеше әлеге идеяне башка хупламауларын белдерде. Түрәләр һәйкәл өчен биргән урынны алар "шәһәр чите", "юлбашчы истәлегенә лаеклы түгел" дип атады.

  • 13 март Новосибирскийның сәнгать шурасы КПРФ ишегалдында Сталинга һәйкәл куюны раслады. Утырышта катнашкан 16 экспертның 11е бу карарны хуплады. Һәйкәлне күп кеше йөри торган җәмәгать урынында кую кире кагылды. Сәнгать шурасы рәисе, архитектор Александр Ложкин сүзләренчә, бу компромисс карар, "теләгәннәр чәчәк сала ала, шул ук вакытта Сталинны тиран дип санаучыларның хисләре дә мыскыл ителми".
  • Новосибирскида Сталин һәйкәленә каршы change.org сайтында урнаштырылган петиция 11 меңнән артык имза җыйды.
XS
SM
MD
LG