Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев украиннарга бирелгән Русия паспортларын танымаячак


Киев Донбасста яшәүчеләргә бирелгән Русия паспортын беркайчан да танымаячак һәм башка илләрдән дә моны сорап мөрәҗәгать итәчәк

Украина хөкүмәте Киев контролендә булмаган төбәкләрдә украин ватандашларына бирелгән Русия паспортларын танымаячак. Бу хакта чәршәмбе Украина премьер-министры Владимир Гройсман белдерде. Аның сүзләренчә, бу уңайдан тиешле карарны Украина хөкүмәте кабул итәчәк.

Гройсман Киев Донбасста яшәүчеләргә бирелгән Русия паспортын беркайчан да танымаячак һәм башка илләргә моны сорап мөрәҗәгать итәчәк диде.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләр мәсьәләләре министры Вадим Черныш та журналистларга әлеге хәбәрне раслады. Ростов өлкәсендә украиннарга бирелгән паспортлар танылмаячак ди Черныш. Паспорт биргән оешмаларның кодына карап, Украина хакимиятләре мондый документларны ачыклаячак ди ул.

Кремль матбугат хезмәтендә, Киев танымаса да, Русия Донбасс халкына паспортлар бирүне дәвам итәчәк дип белдерәләр.

  • Русиядә март ахырында авыр иҗтимагый-сәяси һәм икътисади вазгыять хөкем сөргән яки кораллы низаг булган дәүләтләрдә яшәүчеләргә гадиләштерелгән тәртиптә Русия паспорты бирү турында канун кабул ителде.
  • 24 апрельдә президент Владимир Путин Украина көнчыгышында яшәүчеләр өчен Русия ватандашлыгын алуны гадиләштерүче фәрман имзалады. Әлеге карарны Киев, Европа берлеге илләре һәм АКШ тәнкыйтьләп чыкты. Путин җавап итеп, бөтен Украина халкына Русия паспорты бирү турында уйларга әзерлеген белдерде. Аның фикеренчә, украиннар һәм руслар "бер халык".
  • Кремль гадиләштерелгән ватандашлык алу хокукы "һуманитар максатларда" кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен биреләчәк ди. Русия тышкы эшләр министрлыгында Русия паспорты алу өчен Украина ватандашлыгыннан баш тартуны таләп итү булмаячак диделәр.
XS
SM
MD
LG