Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Гаилә" мәчете янында яңа мәдрәсә төзеләчәк


"Гаилә" мәчете янында төзеләчәк мәдрәсә проекты

Мәдрәсә төзү өчен халыктан акча җыю башланган.

Казанның "Гаилә" мәчете янында яңа мәдрәсә төзеләчәк. Мәдрәсәне төзү өчен халыктан акча җыю башланды. "Тиздән эш проекты әзер булыр. Май бәйрәмнәре тәмамланганнан соң төзелеш кирәк-яраклары да килә башлар", дип язылган мәчетнең акча җыю игъланында.

"Быел "Гаилә" мәчете ачылышына алты ел тула. Алты ел дәверендә мәчетебездә зур үзгәрешләр булды. Гыйбадәт йорты белән беррәттән ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыгы, "Гаилә чишмәсе" ясалды. Болар барсысы да – мәхәлләбезнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүген без тагын бер зур хыял белән яшибез. Ул да булса – мәчет янындә дини мәгърифәт үзәге ачу. Анда укы-укыту бүлмәләре, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга дин нигезләрен өйрәнү өчен аерым бүлмә, хәйрия ашханәсе, хәләл кибет булыр дип ниятлибез. Ел саен 200-300 кеше мәчетебездә белем ала. Уку сыйныфлары исә икәү генә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да мәчетнең аскы катында шөгыльләнергә мәҗбүр", дип сөйләде Азатлыкка мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин.

Хәзрәт сүзләренчә, мәдрәсә төзелешенә якынча 60 млн сум акча кирәк. Бу эшкә акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр моны берничә юл белән эшли ала. "Гаилә" мәчетендә мәдрәсә төзелешенә акча җыю өчен махсус тартмалар урнаштырылган. Шулай ук мәчеткә керә торган җирдә терминал куелган, терминалда банк картлары яки телефон аша акча күчерү мөмкин. Шулай ук онлайн күчерү дә каралган. Мәдрәсәгә төзелеш материаллары белән дә ярдәм итеп була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG