Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида коммунистлар Сталинга һәйкәл ачтылар


Cталинга һәйкәл ачу
Cталинга һәйкәл ачу

9 май көнне Новосибирскида КПРФ бинасының ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл ачылды. Әлеге чарада 200ләп кеше килде һәм аларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде, дип хәбәр итә "Сибирь.Реалии"

Һәйкәл ачу чарасына күпләр кулларына Сталин рәсемнәре һәм чәчәкләр тотып килгән. Тантанада Новосибирски өлкә комитетының беренче секретаре, Новосибирски мэры Анатолий Локоть катнашкан.

“Сталин җитәкчелегендә совет халкы фашист оккупантларын җиңде, сугыштан соң ул илне торгызды. Аның ирешкәннәре бихисап. Бу һәйкәлне ачып без генералиссимуска сугышта җиңгәне өчен хөрмәт күрсәтәбез. Һәм үзләрен либерал дип атаучыларга тарихны башкача язуга ирек бирмәячәкбез”, диде Локоть.

Чарага җыелучылар сүзләренчә, Иосиф Сталин алып барган сәясәт СССРның чәчәк атуына ярдәм иткән. Ә аның репрессияләр уздыруы совет иленең дошманнары күп булу белән бәйле дип аңлатты килүчеләр.

“Мин шәһәрнең күп кенә кешеләре кебек бу һәйкәлне куюга каршымын, чөнки Сталинны җинаятьче дип саныйм. Аның гаебе белән миллионнарча кеше үтерелгән. Бу безнең шәһәр өчен хурлык”, диде КПРФ бинасы янында ялгыз пикет уздырган Тимур Ханов.

Коммунистлар вәкилләре сүзләренчә, һәйкәл сак астына алыначак. Аны урнаштыручылар бу һәйкәлгә каршы протест чаралары узачагын кире какмый.

  • 13 март Новосибирскийның сәнгать шурасы КПРФ ишегалдында Сталинга һәйкәл куюны раслады. Утырышта катнашкан 16 экспертның 11е бу карарны хуплады. Һәйкәлне күп кеше йөри торган җәмәгать урынында кую кире кагылды. Сәнгать шурасы рәисе, архитектор Александр Ложкин сүзләренчә, бу компромисс карар, "теләгәннәр чәчәк сала ала, шул ук вакытта Сталинны тиран дип санаучыларның хисләре дә мыскыл ителми".
  • Новосибирскида Сталин һәйкәленә каршы change.org сайтында петиция урнаштырылды.

XS
SM
MD
LG