Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook-ка нигез салучыларның берсе бу челтәрнең демократиягә янавын белдерде


Марк Цукерберг
Марк Цукерберг

Крис Һьюз Facebook-ның бары бер генә кеше контролендә булуы белән килешми.

Facebook-ка нигез салучыларның берсе Крис Һьюз әлеге социаль челтәрне монополист дип атады һәм демократиягә куркыныч тудырган өчен аны берничә өлешкә бүләргә чакырды. Бу турыда The New York Times яза.

Һьюз фикеренчә, Facebook башлыгы Марк Цукерберг бизнестагы яки хөкүмәттәге теләсә кемнән зуррак тәэсир көченә ия. “Facebook челтәре алгоритмнарын, шул исәптән конфиденциальлек параметрларын яки хәбәрләр тасмасын ничек көйләүне Марк берүзе генә дә хәл итә ала. Рәхимсез һәм нәфрәт уятучы язмаларны рәнҗетүче язмалардан ничек аеру кагыйдәләрен ул билгели һәм көндәшләренең авызын томалый ала… Маркның тәэсире моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур һәм ул американча түгел”, ди ул.

Һьюз Facebook карамагындагы Instagram һәм WhatsApp-ны аннан алып аерым ширкәт итәргә чакыра. Аның фикеренчә, АКШның Федераль сәүдә комиссиясе бу кушылуга юл куймаска тиеш иде. Ул шулай ук Facebook үз көндәшләрен сатып алу яки аларның идеяләрен күчереп алу ысулы белән аларны юк итә дип алдагы берничә елда аңа башка ширкәтләрне сатып алуны тыярга кирә ди.

Һьюз Конгрессны интернет кулланучыларның конфиденциальлеген саклау һәм социаль челтәрләрдәге “кабул ителерлек язмалар” турында төп кагыйдәләрне билгеләү өчен җаваплы яңа федераль агентлык булдырырга чакыра. Ике миллиард кешене цензуралау ысулын таба алмаган Facebook-та язмаларның Цукерберг контролендә булуы бу социаль челтәрнең “иң проблемлы ягы” ди ул.

XS
SM
MD
LG