Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда укучы гимназиягә пистолет белән килеп кешеләрне тотык итеп алган


Казанның 7нче санлы гимназиясе
Казанның 7нче санлы гимназиясе

Казанның иң яхшылардан саналган 7нче санлы гимназиясендә 10нчы сыйныф укучысы пычак һәм пистолет чыгарып, сыйныфташларын куркыткан.

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7нче санлы гимназия укучысы пневматик пистолет һәм пычак тотып мәктәп бинасына кергән һәм кешеләрне тотык итеп алган.

"Татар-информ" язуынча, 10нчы сыйныф укучысы 12 баланы тотык итеп алган. Вакыйга урынына полиция килгән, сөйләшүләрдән соң укучы бирелгән. Хәзер ул полиция бүлегендә диелә.

Әлеге хәбәрне соңрак Татарстан эчке эшләр министрлыгы да раслады.

Беркем дә зыян күрмәгән, дәресләр гадәттәгечә уздырыла.

Казанның 7нче санлы гимназиясе шәһәрдә яхшылардан санала.

XS
SM
MD
LG