Accessibility links

Путин Казанга хәрби-сәнәгать темасына киңәшмә уздырырга килде


Русия президенты Владимир Путинны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәламли
Русия президенты Владимир Путинны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәламли

Русия президенты Владимир Путин Казанга килде. Ул Горбунов исемендәге Казан авиация корылмасында хәрби-сәнәгать темасына киңәшмә уздыра.

Президент сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия вице-премьеры Юрий Борисов, саклану министры Сергей Шойгу һәм сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров белән авиатехника төзелеше белән таныша, эшчеләр белән аралаша. Бу хакта ТАСС яза.

Путин моңа кадәр хәрби темага киңәшмәләр форматын камилләштерергә кирәк дигән иде. Бу сәфәр шушы планны тормышка ашыру ди Песков. Актуаль мәсьәләр турында киңәшмәләрдә генә түгел, җитештерү урыннарында да фикер алышулар булачак. Беренче шундый сөйләшү Казанда уза.

Соңгы тапкыр Казанга Путин февральдә килде. Ул анда Дәүләт шурасы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты.

XS
SM
MD
LG