Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майк Помпео һәм Владимир Путин Сочида очрашты


Майк Помпео һәм Владимир Путин
Майк Помпео һәм Владимир Путин

Путин һәм Помпео Сүрия, Либия, Венесуэла, Төньяк Кореядагы хәлләр, Русия һәм АКШ арасындагы ракет корллары турындагы килешү белән бәйле вазгыять хакында фикер алышкан.

Сочида сишәмбе кич АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео һәм Русия президенты Владимир Путинның очрашуы узды.

Путин ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, очрашу сәгать ярым барган. Путин һәм Помпео Сүрия, Либия, Венесуэла, Төньяк Кореядагы хәлләр, Русия һәм АКШ арасындагы ракет корллары турындагы килешү белән бәйле вазгыять хакында фикер алышкан.

Украина темасы, кеше хокуклары проблемына кагылмадылар ди Ушаков. Аның сүзләренчә, очрашуда ниндидер зур алга китеш булмаган, шулай да Вашингтонның "эшлекле ниятләре булуы" сизелгән.

Күрешүдә шулай ук Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ушаков һәм тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе Сергей Нарышкин катнашкан.

Америка ягыннан аңлатмалар әлегә булмады.

Очрашу алдыннан Путин дәүләт секретаренә Русия АКШ белән "мөнәсәбәтләрне тулы форматлы күләмдә торгызырга теләр иде" дип белдергән. Путин фикеренчә, моның өчен хәзер "тиешле шартлар тудырыла". Русия президенты шулай ук махсус прокурор Роберт Мюллерның тикшерүен "гомумән алганда объектив" дип бәяләде, Мюллерның АКШ президенты Дональд Трамп штабы һәм Русия арасында сүз куешу дәлилләрен тапмауны искә алды. Шул ук вакытта Русиянең АКШ президенты сайлау барышына тыкшыну дәлилләре табылу турына бер сүз әйтмәде, бары тик бу тыкшыну "дәүләт дәрәҗәсендә булмады" диде.

Әлеге очрашуга кадәр Лавров һәм Помпео күрешеп сөйләшкән иде, соңрак алар журналистлар алдында да чыгыш ясады.

АКШ һәм Русия тышкы сәясәт хезмәтләре башлыклары бу очрашу ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайлауга бер адым булып торырга мөмкин, әмма кайбер мәсьәләләргә карата фикер каршылыклары әлегә бик зур диделәр.

Помпео сүзләренчә, коралландыруны контрольдә тоту, Сүрия, Иран һәм аның атом програмы, Украина көнчыгышындагы низаг темалары турында сөйләшү булган. АКШ дәүләт секретаре Лавровка Русиянең 2016 елда президент сайлауга тыкшынуы һәм Америка ватандашларын кулга алу сорауларын дә куйган.

Помпео шулай ук Русия тоткарлаган украин диңгезчеләрен азат итәргә, Украина президенты итеп сайланган Владимир Зеленский белән мөнәсәбәтләрне көйләргә чакырган.

Моннан тыш, Владимир Путинның июньдә Япониядә Дональд Трамп белән очрашырга әзерлеге дә билгеле булды.

Майк Помпео эш сәфәре белән Русиягә беренче тапкыр килде.

XS
SM
MD
LG