2018 елда мәхкәмәләрдә чыгарылган аклау карарлары 0,23 процентка кимегән һәм яңа Русия тарихында иң түбән дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта "Проект" басмасы мәкаләсендә языла.
Әлеге тикшерүне 2015 елның августында экстремизмда гаепләнеп 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән журналист Александр Соколов уздырган. Аның исәпләүләренчә, 2018 елда Русия мәхкәмәләре 885 мең кешенең җинаять эшен караган, аларның 682 меңенә җәза бирелгән. Нибары 2082 кешене генә мәхкәмә аклаган, бу 425кә бер кеше дигән сүз. Шул ук вакытта апелляцияләр вакытында аклау карарларының өчтән бер өлеше кире кагыла, ә хөкем карарларының - бары сигездән берсе генә диелә.
Үзләренең гаепсез булуларын дәлилләүгә түрәләрнең шанслары күбрәк булуы күренә. 2018 елда мәхкәмәгә тартылган 3400 түрәнең 105е акланган. Бу уртачага караганда, 18 тапкыр ешрак. Шулай ук түрәләргә йомшаграк җәзалар бирелә, әйтик, аларны балигъ булмаганнар белән чагыштырганда да, төрмәләргә сирәгрәк утырталар. Тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләрен тагын да ешрак аклыйлар.
Аклау карары чыгаруга өметне җәмәгать утырышчылары мәхкәмәсе бирә, әмма аларга эшләрнең бик азы гына тапшырыла. 2010 елда мондый мәхкәмәләр 1409 (0,12%) кешенең эшен караган булса, 2018 елда - нибары 522 (0,06%) эш караган диелә. Мондый шартларда да утырышчылар мәхкәмәләре 13 хөкем ителүченең бишесен аклаган ди "Проект".
Русияләрнең күпчелеге мәхкәмәләр җәзалау карарлары чыгаруга гына авышкан дип саный һәм аларга ышанмый. Халыкның яртысы хакимиятләр хокукны үз мәнфәгатьләренә карап аңлата, ә элита үзен кануннан өстен куя дип ышана. Мәхкәмәләрдә гаепләүнең өстенлекле булуын президент Владимир Путин да таный, әмма аклау карарлары кими генә бара. Җинаять эшләрен карау сыйфаты ягыннан Русия 126 ил арасында 101 урында тора дип яза "Проект".
Европа илләрендә һәр бишенче хөкем карары - аклау карары.