Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко украин теле турында канунны имзалады


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Канун украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Президент Петр Порошенко бу канун украин халкын берләштерә дип белдерде.

Украина президенты Петр Порошенко "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" дип аталган канунны имзалады. Моның алдыннан ул әлеге канун украин халкын таркатмый, ә берләштерә дип белдерде.

Сишәмбе документны Югара рада рәисе Андрей Парубий имзалаган иде.

Канун украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Шәхси сөйләшүләр һәм дини йолаларга бу кагылмый.

  • Документ илдә украин теленең бердәнбер дәүләт теле булуын күз уңында тота, ә аны куллануны чикләргә омтылучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш булачак.
  • Документка ярашлы, украин телен бөтен дәүләт хезмәткәрләре, хөкемдарлар, мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре белергә тиеш. Дәүләт оешмалары утырышлары украин телендә, һичьюгы, украин теленә синхрон тәрҗемә белән уздырылырга тиеш диелә.
  • Газет һәм журналлар башка телләрдә басыла ала, әмма аларның украин телендәге версияләре дә булу зарур. Китапханәләрдә, китап кибетләрендә һәм газет киоскларында басмаларның 50 проценты украин телендә булу таләп ителә.
  • Документта кырым татарлары, башка асаба халыкларның һәм милли азчылыкларның телләрен куллану аерым канун белән көйләнәчәк дип тә белдерелә. Аны депутатлар ярты елдан соң караячак.

Канунга каршы "Оппозиция блогы" фракциясе чыкты. Аның вәкилләре документ илне тел принцибы нигезендә икегә бүлә дип белдерде.

Күптән түгел Украина президенты булып сайланган Владимир Зеленский башта канун өлгесен яхшылап өйрәнергә кирәк, аннан соң гына бәя биреп булачак диде. Президент буларак ул украин телен яклаячагы турында белдерде. Зеленскийның туган теле - урыс теле, әмма ул украин телен дә белә.

XS
SM
MD
LG