Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы чарада 40лап кеше тоткарланган


Чиркәү төзелешенә каршы чыгучылар һәм төзелешне яклаучылар, 14 май 2019

Өченче көн барган протест чарасында 40тан артык кеше тоткарланган, полиция халыкны чукмарлар кулланып тараткан.

15 май кичендә Екатеринбур шәһәрендә халык өченче көн рәттән изге Екатерина соборы төзелешенә каршы протест чарасына җыелды. Анда берничә мең кеше катнашты. Чара хакимият белән килештерелмәгән.

Свердлау театры янындагы бакчага ОМОН көчләре китерелде. Алар протест белдерүчеләрне көндез урнаштырылган тимер коймадан читләштерлә башлады, халыкны тарату өчен чукмарлар кулланды. Znak басмасы хәбәр итүенчә, кимендә 40тан артык кеше тоткарланган. ОВД-Инфо 44 тоткарланган кеше турында хәбәр итә.

Чарада катнашучылар провокаторлар турында хәбәр итте, алар полициягә петардалар һәм ташлар ыргытканнар диелә.

Моннан тыш Екатеринбур мәхкәмәсе 14 май көнне тоткарланган протестчыларга карата административ эшләр ачкан. 16 кешене өч тәүлектән алып ун тәүлеккә кадәр сак астына алу карары кабул ителде. ​

Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы үзеннән үзе оешкан протест чаралары 13 май көнне башланды. Бу көнне төзелеш урыны койма белән уратып алынган иде. Җирле халык драма театры алдындагы бакчаны юк итүгә каршы. Сишәмбе төнгә таба ОМОН урам чарасында катнашучыларны куа башлады. 28 кеше тоткарланды, алар арасында балигъ булмаганнар да бар.

14 май көнне чиркәү төзелешенә каршы булучылар һәм аны яклап чыгучылар белән Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашов очрашты. Соңрак вице-губернатор Сергей Бидонько чиркәү төзелеше урынын күчерү өчен хакимиятләрнең нигезе юк дип белдерде. Түрәләр ягыннан компромисс буларак ул шәһәрдә башка яшел мәйданнар булдыруны атады.

15 май көнне чиркәү төзелеше мәйданчыгы тимер койма белән уратып алынды. Моңарчы куелган челтәрле койманы протест белдерүчеләр ике көн рәттән җимереп чыккан иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG