"Шаян ТВ" каналының интернет сайты чит илләрдә 2019 елның ахырына кадәр эшли башларга тиеш. Моның өчен аерым "Шаян ТВ" каналы булдырыла. Әлегә аның өчен чит илләрдә рөхсәт ителгән контент туплау бара. Бу хакта "Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда белдерде.
Бүгенге көндә "Шаян ТВ" сайты бары тик Русиядә генә ачыла. Бу видеоконтентка алынган хокуклар белән бәйле.
"Шаян ТВ" сайты чит илләрдә ачылмый, бу проблем бар. Чөнки Русиядән читкә чыга башласак, видеоконтент өчен бөтенләй башка хокуклар кирәк. Шуңа күрә без чит илләр өчен интернетта тагын бер Шаян ТВ каналы булдырырга максат куйдык һәм шуны башкарып чыгачакбыз. Монда инде үзебезнең тапшырулар һәм рөхсәт ителгән мульфтильмнар булачак. Ул ел ахырына кадәр эшли башлар. Күп кенә хокуклар Русия өчен генә бирелә, ул контентны чит илгә чыгарыр өчен бөтенләй икенче акча кирәк", диде Әминов.
Аның сүзләренчә, бу алдан ук шулай каралган. "Башта канал эшләдек, аннары берникадәр вакыттан соң берәм-берәм кабель челтәренә кердек. Соңыннан "Триколор" иярчен операторы белән хәл иттек. Хәзер "НТВ+" лицензиясен үзгәртеп, безне кертәчәк", ди ТНВ җитәкчесе.
Моннан тыш, июнь аенда "Шаян ТВ"ның IOS платформасында үз мобиль кушымтасы да барлыкка киләчәк. Android-та ул инде эшли.
Илшат Әминовка Төркиядә ТНВ планетаны карап булырмы дигән сорау да бирелде. Әлеге мәсьәләне Төркия татарлары чәршәмбе Истанбулда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да күтәргән иде.
Әминов бу каналны интернетта карап була ди. "ТНВ Планета кергән иярченнәр Төркияне капламый. Анда китәр өчен тагын бер иярчен кирәк. ТНВ Планетны бөтен дөньяга интернетта таратабыз. Ул махсус канал, анда махсус контент", дип җавап бирде Әминов.
"Шаян ТВ" балалар телеканалы 2018 елның ноябрендә эшли башлады. Күптән түгел Казанның Горький урамында урнашкан яңа студиясе дә ачылды. Биш ай эчендә эфирга татарчага тәрҗемә ителгән 1400 серия мультсериал, документаль фильм һәм башка сериаллар чыккан. Болар бөтенесе сатып алынган контент.