Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанда һәм кайбер мөселман илләрендә туганнарны Кытайның Фуюань шәһәренә кертмиләр


Паспортларында туган урыннары Татарстан дип язылган кешеләрне Кытайның Хабаровскидан 65 чакрым ераклыкта урнашкан Фуюань шәһәренә кертми башлаганнар. Тыю исемлегендә атамалары "стан" дип тәмамланучы башка дәүләтләр дә бар.

Татарстан, Дагыстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Таҗикстанда туганнарны Кытайның Фуюань шәһәренә кертми башлаганнар. Бу хакта Хабаровскида яшәүче бер кеше сүзләренә сылтанып, "Татар-информ" яза. Әлеге мәгълүматны Кытайга сәфәрләр оештыручы турширкәтләр дә раслаган.

Кытай хөкүмәте тарафыннан моңа бәйле рәсми документлар юк, тыю фәрманы бары телдән генә әйтелгән. "Кытайлар шунда ук кисәтеп куя һәм кешеләрне шәһәргә кертми. Бу дини принципларга бәйледер дип уйлыйм, алар мөселман террорчылыгыннан бик курка", дип белдергәннәр Хабаровскиның "Сахэкспо" туристик агентлыгында.

Кытайның Казандагы баш консуллыгында әлеге хәлгә аңлатма бирмәгәннәр. Русия тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллегендә исә мондый проблем хакында бөтенләй белмиләр дип яза "Татар-информ". Татарстанның туризм дәүләт комитетында да җавап булмаган.

Әлеге тыю быел гыйнвардан яки апрель аеннан кертелгән булырга мөмкин диелә.

Фуюань Амур елгасының уң ярында, Хабаровски шәһәреннән 65 чакрым ераклыкта урнашкан. Җәй айларында Амур елгасы аша Хабаровскидан су юлы ачыла. Фуюаньдә йөздән артык кибет, зур базар, сәүдә үзәкләре бар.

XS
SM
MD
LG